Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда үз илләренең тарихына горурлык хисе тәрбиялиләр

   11нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел

   Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан “Галәмгә адым” исемле урам акциясе уздырылды.

   Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү, космосны өйрәнүдә безнең ил керткән өлеш өчен горурлык хисе тәрбияләү, танып белү активлыгын үстерү.

   Акция кысаларында, Казан шәһәренең Вахитов районында яшәүчеләргә, бүлек хезмәткәрләре әзерләгән “Галәмгә адым” мәгълүмати буклеты бирелде. Буклеттагы материаллар безнең илнең космонавтика өлкәсендә ирешелгән уңышлары турындагы белемнәрне танытуга юнәлдерелгән.

фото-1

фото-2