Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның психоэмоциональ мохитен үстерәләр

   9нчы апрель,дүшәмбе,2018нче ел

   Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, “Прометей” фәнни эзләнү институты хезмәткәрләре һәм “Яхшылык тудырганда” социаль хәйрия проекты волонтерлары белән берлектә, И.К.Зарипов исемендәге галерея-студиядә, балалары социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, төсле музыка буенча мастер-класс үткәрелде.

   Мастер-классның максаты: уңай кызыксынулар булдыру, психоэмоциональ мохитне,иҗади хыялны үстерү.

   Мастер-класс барышында катнашучылар,нәрсә ясауны артык күрүләре, моның өчен нинди төсләр һәм формалар куллану турында фикер алыштылар, үзләренең рәсемнәрен уйнап торган көй белән чагыштырдылар.Балалар рәсемдә сайланган төс һәм формаларның кешене ничек характерлаулары турында белделәр.

   Мастер-классның ахырында,М.И.Глинканың “Руслан һәм Людмила” операсына увертюра тыңлаганда туган образларны ясадылар, рәсемнәрендә үзләренең тоемлауларын,хисләрен чагылдырырга тырыштылар.

фото-1

фото-2