Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәләр
5нче апрель,пәнҗешәмбе,2018нче ел
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Ата-аналарны гомуми укыту” программасы кысаларында Киров районында төркемдә шөгыль – үзләрен девиантлы тоткан балигъ булмаган балаларның ата-аналары өчен “Үз балагызны беләсезме?” практикумы уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, гаиләдәге уңышсызлыклар профилактикасы.
Ата -аналар шөгыльнең башында әти-әниләрнең үз балаларына игътибарлылыгы турында социаль ролик карадылар.Аннан соң балаларны тәрбияләүдә төрле карашны чагыштырырга мөмкинлек биргән, аерым тәрбия ысуллары турында дискуссия булды. Шөгыль барышында ата-аналар белән, баланың гаиләдәге ихтыяҗларыннан канәгатьлек хисе дәрәҗәсен ачыклау өчен, “Өй” методикасы буенча диагностика үткәрелде.
Проблемалы хәлләрне модельләштерүче практик уеннар һәм күнегүләр ата-аналарда зур кызыксыну тудырды, алар ата-аналарга балага якын булырга,аның нәрсә белән яшәвен,аның нинди проблемалары булуы белән кызыксыну турында уртак фикергә килергә мөмкинлек бирде.
Очрашу ахырында ата-аналарга, “Мин үз баламны беләмме икән?” дигән психолог һәм педагогларның яшүсмерләрне тәрбияләү һәм гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру буенча практик киңәшләре булган буклетлар бирелде.