Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре сәламәт яшәү рәвешенә теләк формалаштыралар

   4нче апрель,чәршәмбе,2018нче ел

   2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршылык күрсәтү” Дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Ныклы сәламәтлек – озын гомерлелек нигезе” исемле урам акциясе уздырдылар.

   Акциянең максаты: тәмәке тартуга бәйлелекне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

   Акция кысаларында, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә, бүлек хезмәткәрләре әзерләгән “Яшисегез килсә – тәмәке тартуны ташлагыз!” мәгълүмати буклеты бирелде. Буклеттагы материаллар тормыштагы юлны сайлауда шәхси җаваплылыкны аңлау һәм психоактив матдәләрне куллануны кабул итмәүгә эмоциональ, когнитив күрсәтмәләрне булдыруга юнәлдерелгән.

   Белгечләр әйтүенчә, тәмәке тартуның күләмен киметүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну булдыруга юнәлдерелгән мондый акцияләр, профилактика эшләренең аерылгысыз өлеше булып торалар.

фото-1