Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның психоактив матдәләрне куллануына каршы эш үткәрәләр

   4нче апрель, чәршәмбе, 2018нче ел

   “Россия балалары” идарәара оператив-профилактика комплекслы чара оештыру һәм уздыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Тормышка “ӘЙЕ!”дип әйтик” исемле урам акциясе уздырдылар.

   Акциянең максаты: балигъ булмаган балалар арасында психоактив матдәләрне куллану проблемасын актуальлләштерү һәм профилактика, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

   Акция кысаларында,Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләргә, бүлек хезмәткәрләре әзерләгән “Мин тормышны сайлыйм” мәгълүмати буклеты бирелде.Буклеттагы материаллар балигъ булмаган балалар арасында психоактив матдәләрне куллануга тискәре караш һәм сәламәт яшәү рәвешен мотивацияләүгә юнәлдерелгән.

фото-1