Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарда гаилә тәрбиясе сораулары буенча педагогик культураны арттыралар
3нче апрель,сишәмбе,2018 ел
Россия Федерациясе гаилә сәясәтенең дәүләт Концепциясен үтәүнең 2025нче елга кадәрле беренче этабы Татарстан Республикасында 2016-2018нче елларга чаралар планын үтәү кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Төньяк бистәсендә “Безнең тату гаилә” исемле урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: гаилә тәрбиясе сораулары буенча ата-аналарның компетентлык дәрәҗәсен күтәрү.
Акция кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә бүлек белгечләре әзерләгән мәгълүмати “Гаиләдә тәрбия” буклеты тапшырылды. Буклеттагы материаллар гаилә тәрбиясендәге кыенлыкларны булдырмауга,ата-аналарның педагогик компетентлыгын үстерүгә,балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтне җайлаштыру аша баланың үсешенә юнәлдерелгән.
Белгечләр әйтүенчә,мондый акцияләр “Ата-аналарны гомуми укыту” программасы кысаларында профилактик чараларның мөһим өлеше булып тора.