Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы балигъ булмаган балаларны үзрегуляциянең яңа техникалары белән таныштыра

   3нче апрель,сишәмбе,2018 ел

   Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең психологы социаль җайлашуда авырлык кичергән, 7-11 яшьлек балалар өчен (психоэмоциональ проблемалы) “Үзең белән дус булу!” клубында тренинг элементлары белән төркемдә “Кояшлы алан” шөгылен үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: үз-үзенең тотышында эмоциональ җайлауны үстерү,тормышка кыйммәти караш булдыруга ярдәм итү, эчке шәхси мөмкинлекләрне активлаштыру.

   Шөгыль барышында балалар эчке киеренкелекне бетерүгә һәм психоэмоциональ торышны җайлаштыруга юнәлдерелгән “Диңгезгә сәяхәт”, “Җиде шәм” күнегүләрен башкардылар. “Стратегияләр”, “Эчкерсезлек” тренинг күнегүләрендә катнашып,балалар үзрегуляция ысуллары белән бүлештеләр,яңа техникалар белән таныштылар. Психолог әйтүенчә,төркемдә шөгылләнү эмпатия үсешенә, рефлексиягә, балаларның үзконтроль һәм үзрегуляциясен, психологик компетенцияләрен күтәрүгә йогынты ясаган.

фото-1