Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   28.03.2018 «Яшьлек» мәдәният йортының консультация пунктында, күп балалы,тулы булмаган,азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән профилактика чарасы буларак, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» волонтёрлары белән берлектә «Яхшылык дөньяны коткара» чарасы уздырдылар.

   Чараның максаты: патриотизм, актив гражданлык позициясен һәм рухи-әхлакый сыйфатларны тәрбияләү.

   Балаларның Кемерово трагедиясендә һәлак булганнарны искә алуы белән чара башланып китте.

   Чараның нигезен “Бергәлектә безнең көч!” флэшмобы тәшкил итте.Балалар теләктәшлек һәм бергәлекне күрсәтүче “Без – бер ил, без – бер гаилә!, “Барлык эфирга дәшәбез: яхшылык дөньяны саклар!” лозунг-речевкаларын һәм төрле хәрәкәтләр өйрәнделәр.

   “Хәтер акциясе” белән чара тәмамланды. Катнашучылар урамга чыктылар һәм куркыныч янгында һәлак булганнарга матәм билгесе итеп күккә ак шарлар җибәрделәр.

фото-1

фото-2

фото-3