Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018 нче елның 22 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Бөртектән икмәк ясала» дип исемләнгән дәрес үткәрелде.

   Дәреснең максаты: икмәкнең һәрбер кеше тормышында иң төп урын алып торуы хакында башлангыч белем бирү, икмәккә карата, игенче һәм икмәк пешерүченең авыр хезмәтенә карата хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, үзебезнең туган ягыбызга карата горурлык хисе уяту.

   «КиноОко» клубы кысаларында «Икмәк – барыннан да олугърак» дип исемләнгән видеофильм күрсәтелде. Хуш исле тәмле икмәк безнең өстәлләргә килеп урнашыр өчен күпме һөнәр ияләренең хезмәт итүе турында сөйләнелде.

   «Мәкальләр төзе» дип исемләнгән интерактив күнегү барышында икмәк турында шигырьләр, әйтемнәр аша балалар икмәккә карата ихтирамлы карашларын белдерделәр.

   Дәреснең иҗади өлешендә, «камыр - пластика» техникасын кулланып, балалар икмәктән такыя үрделәр. Дәрес барышында яңгыраган классик музыка аһәңнәре балаларга позитив рухи кәеф бирде һәм игелекле эшләргә өндәде.

фото-1

фото-2