Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм итү» исемендәге 2014-2020 елларга Дәүләт программасы кысаларында, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, 2018нче елның 23нче мартында мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен оештырылган «Надежда/Ышаныч» клубында «Кояшлы кәеф» исемле чара уздырылды.

   Чара вакытында уңай эмоциональ атмосфера булдыру һәм балаларда хезмәттәшлек хисен тудыру өчен, катнашучыларга «Минем кәеф» һәм «Матур исем» дип аталган күнегүләр тәкъдим ителде. Әлеге күнегүлэр барышында балалар бер-берсен җылы сәламләделәр, кәефләре турында сөйләделәр, ак кәгазь битләренә үзләренең исемнәрен язып, аларны матур итеп бизәделәр.

   Жан тынычлыгына һәм аңлауга мохтаҗ әлеге үзенчәлекле балалар, әти-әниләре белән бергә, бик теләп кызыклы биремнәр үтәделәр, «Язгы тамчы» исемле интеллектуаль викторинада катнаштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар.

   «Тылсымлы чәчәк бәйләме» исемендэ оештырылган остаханә балаларга гына түгел, шулай ук аларның әти-әниләренә дә аеруча зур тәэсир итте. Чарада катнашучылар төрле төстәге кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Әлеге эш барышында укучылар үз-үзләрен иҗатта төрле яктан күрсәтә алдылар. Нәтижәдә, әлеге шогель балаларда иҗади фикерләү кунекмәләрен арттырырга, аларнын вак моторика усешенә йогынты ясарга, тормышка унай караш формалаштырырга һәм үз-үзеңә ышаныч тәрбияләргә ярдәм итте.

   Барлык катнашучылар да үзләре белән якты хисләр, яңа кичерешләр, шулай ук уз куллары белән ясаган чәчәкләрне алып киттеләр.

фото-1

фото-2