Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018 нче елның 21 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында «Яшьлек» Мәдәният сараенда «Татарстанның спорт яшьләре» дип исемләнгән чара үткәрелде.

   Чараның максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортның альтернатив төрләренә карата кызыксындыру уяту; бердәмлек, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү.

   Чараның башлангыч өлешендә балаларга илебезнең һәм регионның иң мөһим спорт выгыйгалары турында мини-викторина тәгъдим ителде. Чара команда ярышлары формасында үтте. Спорт эстафетасы барышында балалар бердәмлек, үзара ярдәм итү кебек уңай сыйфатларны күрсәттеләр.

   Походка бару өчен «рюкзак җыю», хыялдагы «биек кыяларга менү» балаларга үзләрен альпинистлар итеп сизәргә мөмкинлек бирде. Балалар спортсменнар өчен мөһим булган мускулларны үстерүдә файда бирүче ризыклар рационы һәм диетолог киңәшләре белән таныштылар.

   Чараның йомгаклау өлешендә катнашучыларга «Тәмле Призлар» тапшырылды.

фото-1

фото-2