Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018 нче елның 21 мартында балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Балаларга Ышаныч телефоны» урам акциясе үткәрелде.

   Акциянең максаты: Мәскәү районы халкына «Балаларга Ышаныч телефоны» хезмәте барлыгы турында мәгълүмат бирү, ата-аналар һәм балалар арасында бу хезмәткә, ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак, хөрмәт һөм таяныч дәрәҗәсен арттыру.

   Акция барышында балаларга һәм аларның әти-әниләренә «Ышаныч телефоны» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Бу буклетларда Казан шәһәрендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль, психологик, педагогик хезмәт күрсәтү үзәкләре турында контакт белешмәләр тасфирланган.

фото-1