Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   16 март- Игелекле эшләр хәм Хөрмәт көне

   «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел. Добрый Татарстан. Мэрхэмэтле Татарстан» атналыгы кысаларында 16.03.2018г. Киров районы балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен «Олимпиада 2018» дигән темага чара уздырылды. Чараны бүлекнең психологы һәм социаль педагогы әзерләде. Максат балаларда үз илләренә, Россия һәм Татарстан спортчыларына карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде.

   Чара балаларда горурлык, патриотик хисләр тудырырлык видеороликтан һәм “Олимпиада – безнең дус” дигән презентациядән башланды. Алардан балалар олимпияда тарихын, символларын белделәр. 2018нче кышкы олимпия уеннары призерлары турында мәгълүмат алдылар.

   Балалар үзләренең теоретик белемнәрен “Кышкы спорт уен төрләре” дигән викторина аша тикшереп карадылар. Билгеле, барлык балалар да соруларга төгәл җавап бирә алмады, ләкин алар чара барышында, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Һәм шунсы сөендерә, балалар спорт белән кызыксына, үзләре дә төрле спорт секцияләренә теләп йөри.

   Чараны иҗади өлеше “Минем яраткан спорт төре” дигән темага багышланды. Һәр бала үзенә ошаган спорт төренә багышлап рәсем ясады. Арттерапия балага игътибарын бер эшкә тупларга, проблемаларны читкә куярга, позитив фикер йөртергә ярдәм итте.

   Чара ахырында балалар совет чорыннан килгән “Кем приз ала?” дигән мультфильм карады. Фильм кыюлык, миһербанлылык, хөрмәт, дусларыңа игътибарлы булу кирәклеген күрсәтте.

   Шәфкатьле, миһербанлы булу өчен билгеләнгән көннәр кирәкми. Без сезне һәрдаим игелекле булырга чакырабыз.

   Социаль педагог: Гаффанова М.Р.

фото-1