Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018 нче елның 15 мартында Казан шәhәре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегендә (Мәскәү районы) «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында «Шатлык бүләк ит!» дип аталган игелекле эшләр эстафетасы үткәрелде.

   Акциянең максаты: физик мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә киеренкелек hәм стресс халәтен булдырмау, аларга эмоциональ ярдәм күрсәтү, уңай кәеф hәм рух күтәренкелеге бирү.

   Акция барышында балаларның «Йөземкәй» клубы дәресләрендә иҗат иткән, гаилә бердәмлеге hәм җылылыгын символлаштырган сувенирлар таратылды.

   Акциядә катнашучылар уңай эмоцияләр hәм позитив рухи кәеф алдылар.

фото-1