Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2018нче елның 13нче мартында “Язгы игелек атнасы" акциясенен #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" исемле игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, 39 нчы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Толстойга багышланган ел уңаеннан «Тормышның мәгънәсе – мәхәббәттә үсү» дип аталган әдәби чара үткәрелде. Элеге чарада социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балалар, шул исәптән социаль-куркыныч хәлдә булган яшьүсмерләр катнашты.

   Балалар һәм аларның әти-әниләре бик кызыксынып Л.Н.Толстойнын тормышы һәм иҗаты турында лекция тыңладылар. викторинада Вакытында балалар актив рәвештә бөек язучы әсәрләре буенча тезелгэн торле сорауларга җавап бирделәр, сэнгатьле уку конкурсында катнаштылар. Барлык катнашучыларга да Л.Н.Толстойнын борынгы, сирәк китапларнын күрергә һәм кулында тотып карарга мөмкинлек булды.

   Чара ахырында очрашуда катнашучылар өчен китапханә буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Балаларга һәм ата-аналарга барлык залларны күрсәттеләр һәм китапханәнен үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Барлык катнашучылар да китапханәнен файдалану кагыйдәләре һәм аның эш режимы белән таныштылар.

   Элеге чара ватанпәрвәрлек хисен, туган иленэ һәм рус әдәбиятына мәхәббәт тэрбиялэугэ, балигъ булмаган балаларда актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлтелгән иде.

фото-1

фото-2

фото-3