Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   13 мартта Үзәк шәһәр китапханәсе базасында социаль ярдәм бүлеге психологы белән Л. Н. Толстой иҗатына багышланган «Сүз - бар адым» дәресе үткәрелә. Дәрес ике өлешкә бүленә.

   Беренче өлешендә балалар, Татарстанда рәсми рәвештә бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителгәнен белделәр, шулай ук аның биографиясе белән видео ролик аша таныштылар.

   Дәреснең икенче өлешендә Лев Николаевич Толстой иҗаты турында балалар фикер алыштылар, заманча балалар аның иҗатын ничек аңлыйлар һәм никадәр мөһим кеше сүзе һәм эшләре турында сойләштеләр.

   Соңыннан балалар сүз көче турында шигырь тыңладылар.

   Дәрес ахырында балалар китапханә хезмәткәрләре белән оештырылган бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой әдәби әсәрләре күргәзмәсе белән таныштылар

фото-1