«Без үз гамәлләребез өчен җаваплы»
12нче март, пәнҗешәмбе, 2021нче ел
Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» шөгыльләр циклы кысаларында «Без закон буенча тормыш сайлыйбыз» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту.
Чара башында балалар белән «Җаваплылык» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, аның барышында балалар балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштылар. Аннан соң балалар «Әдәби геройларның хокуклары» уен-викторинасында катнашып, «Шигырьләрдәге геройлар тарафыннан нинди хокук бозулар башкарылган?», «Әкият- ялган, ләкин анда мәгънә бар», «Ассоциация», «Хәлне бәялә» биремнәрен үтәделәр.
Шөгыль «Кроссворд» конкурсы белән тәмамланды, анда катнашучылар алган белемнәрен күрсәтә, сорауларга җавап бирә алдылар.
Социаль хезмәт алучыларны котлау
15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны котладылар: Россиядә зур итеп үткәрелә торган, елның иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булган Май чабуда (Масленицада) коймак пешерделәр. Бу бәйрәм гасырлар буена сакланып, буыннан-буынга тапшырылучы традицияләрне чагылдыра.
Безнең хезмәт алучылар күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт һәм уңай фикерләрен белдерделәр.
«Масленица хуҗабикә»
15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел
Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Изюминка» клубында «Масленица хуҗабикә» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру һәм үстерү, халыкның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы, сак караш тәрбияләү, рус теленә, фольклорга карата кызыксыну уяту.
Балалар борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре, Масленицаның «гадел, киң» тарихы, һәр бәйрәм атнасының әһәмияте, бу көннәр белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштылар, «Чыршы күркәләрен кем тизрәк җыя», «Боз кичүе», «Умырзаялар», «Мендәр сугышлары», «Күңелле туп» халык уеннарында катнаштылар.
Шаян «Коймак викторинасы» логик фикерләү, игътибар һәм хәтер үсешенә ярдәм итте.
Балалар өчен истәлекле бүләкләр һәм зур булмаган бүләкләр тапшырылды.
Чара коймак һәм баллы-татлы ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.
«Кояшлы Масленица» чарасы
15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары мәдәни оештыручы белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен «Кояшлы Масленица» дигән чара уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаганнарның «Май чабу» («Масленица») халык бәйрәме турында белемнәрен киңәйтү, халык гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Русьтә Масленицаны ничек бәйрәм иткәннәр, бәйрәм атнасының һәр көне нәрсәне аңлата һәм нинди йолалар белән бәйләнүләрен белделәр. Чараның икенче яртысы уеннар, эстафеталар һәм бәйгеләр белән узды. Балаларга барыннан да бигрәк «Киез итек ыргыту» традицион рус ярышы ошады, аның барышында балалар җитезлектә һәм төгәл атуда ярыштылар.
Чара балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен һәм уңай кызыксынуларын үстерүгә ярдәм итте.
Май чабу
15нче март, дүшәмбе, 2021нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар өчен, «Май чабу» («Масленица») бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Бәйрәм алдыннан балалар Масленицаны каршы алырга әзерләнделәр: төркемле шөгыльләрдә бәйрәмнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен белделәр, язгы җыр-чакырулар тыңладылар, рус халык уеннары өйрәнделәр, мастер-класста традицион курчаклар-Веснянкалар ясадылар.
Чара мастер-класстан башланды: барлык катнашучылар да үзләренә сушки һәм баранкалардан бәйрәм муенсалары ясадылар. Шулай ук өлкәннәр һәм балалар эстафетада катнаштылар, анда йөгерүдә көч сынаштылар. Капчык киеп сикерү бик күңелле үтте. Бәйрәм кунаклары дәртле музыка астында халык уеннары уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, рус халык музыка уен коралларында уйнадылар.
Соңыннан балалар һәм аларның әти-әниләре яз һәм кояш символы булган тәмле, алтын төсле коймаклар белән сыйландылар. Барысы да бик теләп Масленицаны озаттылар һәм аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштылар.
Мондый чаралар халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, ә уртак бәйрәмнәр балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыта.
Страница 9 из 272