Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре нәтиҗәле эш методикалары кулланалар
9нчы октябрь, җомга, 2020нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар белән «Әкиятләр остасы» дигән метафорик карталар кулланып шәхси дәресләр үткәрәләр. Мондый дәресләр яшүсмерләрнең шәхси үзенчәлекләрен билгеләргә, аларның эчке мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Үз-үзләренә ышанычсызлыгы, кәефнең кискен үзгәрүе күзәтелә торган яшүсмерләр белән эшләүдә әлеге методика аеруча нәтиҗәле, чөнки бу ата-аналар һәм яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрдә тискәре чагылыш таба.
Метафорик карталар ярдәмендә белгечләр бала өчен куркынычсыз шартлар тәэмин итә алалар, бу ышанычлы аралашуга, проблемалы ситуацияне күрергә һәм аны чишү юлларын табарга ярдәм итә.
«Социаль ярдәм" проектын тормышка ашыру
9нчы октябрь, җомга, 2020нче ел
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Социаль хезмәт күрсәтү» проектын тормышка ашыру буенча эш яңартылды. Мәскәү һәм Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлыгы булган кешеләр катнашында «Игелеклелек юлы белән барабыз» төркемле шөгылен уздырдылар.
Чараның максаты: 18 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны караучы гаиләләрнең тормыш сыйфатын саклау һәм яхшырту өчен, аларга гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә вакытлыча тору сыйфатында «ярдәм» хезмәте күрсәтү юлы белән, шартлар тудыру.
Очрашу барышында катнашучылар белән интерактив уеннар, викториналар үткәрелде, алар сенсор бүлмәсендә релаксация күнегүләре белән чиратлашып барды. «Игелек агачы» дигән уртак иҗади эш катнашучыларны ачуга, аларның тормыш энергиясен активлаштыруга, яхшы хисләр һәм дустанә ярдәм күрсәтүгә ярдәм итте. Мондый шөгыльләр инвалидларга социаль мохиткә җайлашырга ярдәм итә, аралашу, бердәмлек мөмкинлеге бирә, ә аларның ата – аналарына ял итү, шәхси тирәлекне тою мөмкинлеге бирә.
Минем яраткан әбием
8нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, үз гаиләсенең өлкән әгъзаларына игътибарлы һәм сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән төркемле шөгыльләр үткәрелә.
Шөгыльләрдә балалар бәйрәмнең тарихы – Халыкара өлкәннәр көне, аның гореф-гадәтләре белән танышалар, әби-бабайлары, алар белән вакытны ничек үткәрергә яратулары, гаилә традицияләре, бәйрәмнәре һәм сәяхәтләре турында сөйлиләр.
Балаларның хикәяләрендә, әлбәттә, оныкларына карата игътибарлы, кайгыртучан әбиләр күпчелекне алып тора. Аларның гаилә альбомнарыннан фотоларын балалар бик теләп шөгыльләргә алып киләләр. Балалар нәкъ менә әбиләрне ешрак ясыйлар. Рәсемнәрнең камил булмавы, акварель белән түгел, ә төсле карандашлар белән ясалуы мөһим түгел, иң мөһиме, балалар аларны «Минем яраткан әбием» дип атыйлар.
Казан православие руханилар семинариясенә экскурсия
7нче октябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Савин һәм Идел Буе районнары өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен Казан православие руханилар семинариясенә экскурсия оештырдылар.
Семинария хезмәткәрләре һәм укытучылары өлкән яшьтәге кешеләрне җылы каршы алдылар, гыйбадәтханә буенча кызыклы экскурсия үткәрделәр, Казан семинарын оештыру тарихы турында үтемле һәм эчтәлекле итеп сөйләделәр. Бүгенге көндә дини семинариядә көндезге уку бүлегендә 54 студент һәм читтән торып уку бүлегендә 200 студент белем ала. Экскурсия ахырында чәй эчү оештырылды.
«Мәрхәмәтле йөрәкләр көне»
7нче октябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар яратып әзерләгән йөрәк рәвешендәге открыткаларны тапшырып, «Мәрхәмәтле йөрәкләр көне» дигән урам акциясе уздырдылар.
Һәр открытка-шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләренә зирәклекләре, игелеклелеге һәм рухи көче өчен рәхмәт һәм хөрмәт белдерү ул.
Страница 41 из 272