Бердәмлектә безнең көч
3нче ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар өчен “Бердәмлектә безнең көч” дигән төркемле шөгыльләр үткәрделәр.
Шөгыльләр барышында балалар бәйрәм тарихы турында презентация карадылар, 4нче ноябрьнең Россия дәүләте өчен катлаулы булган чорда Мәскәүне поляк басып алучыларыннан азат итү мөмкинлеген тудырган халыкның берләшүен символлаштыруын, ә Халыклар бердәмлеге көненең - кешеләргә иң мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, күп милләтле ил гражданнарын берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә өндәгән бәйрәм булуын күрсәттеләр.
Авиатөзелеш һәм Вахитов районнарында шөгыльләр барышында балалар безнең ил тарихы турында «Минем Россия» темасына интеллектуаль викторинада катнаштылар, «Бердәмлектә безнең көч» темасына рәсемнәр ясадылар.
Яңа Савин районының социаль эш буенча белгечләре «Бердәм ил» кыска метражлы фильмын карау белән “Бердәмлек бездә!” интерактив квест-уены һәм “Халыклар бердәмлеге көненә открытка” мастер-классы уздырдылар.
Үткәрелгән шөгыльләр балаларның үз иле тарихы белән кызыксынуын формалаштырырга, толерантлык тәрбияләргә ярдәм итте.
Акция «Подари ребенку праздник!»
02 ноября 2020г., понедельник
«Балага бәйрәм бүләк ит!» акциясе
2нче ноябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
"Балага бәйрәм бүләк ит!» программасы кысаларында "Мәктәп барыбыз өчен дә" хәйрия акциясе үткәрелде.
Акция барышында Идел буе һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаилә балаларына иганәчеләр акчаларына сатып алынган «Мәктәп җыелмасы» (кирәк-яраклар тутырылган матур портфельләр) тапшырдылар.
Мондый ярдәм аркасында хәзер балаларның яхшы билгеләр алу өчен кирәкле бөтен нәрсәсе бар.
Җиңүнең авыр бәясе
30нчы октябрь, җомга, 2020нче ел
Хәтер һәм дан елы - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75- еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен «Җиңүнең авыр бәясе» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
Шөгыльдә балалар «Мәскәү өчен көрәш» дигән видеоролик карадылар, икенче бөтендөнья сугышында иң масштаблы сугыш, Бөек Ватан сугышы барышын тамырдан сындырган, Гитлер армиясенең җиңелмәслеге турында мифны юкка чыгарган көрәш турында белделәр. Шулай ук балалар 1945нче елның 24нче июнендә Кызыл мәйданда СССРның Германияне җиңүе хөрмәтенә оештырылган тарихи парад кинохроника кадрларын күрделәр.
Шөгыльне үткәргәндә Россия Тышкы эшләр министрлыгы рәсми сайтының, Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее сайтының тарихи-документаль материаллары файдаланылды.
Мин - үз хисләремнең дирижеры
29нчы октябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен тотышын коррекцияләүгә һәм психологик сәламәтлеген формалаштыруга юнәлдерелгән, «Үз-үземә режиссер» циклыннан «Үз хисләрең дирижеры» дигән тренинг элементлары белән төркемле шөгыль уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз-үзеңне хисле җайга салуны үстерү, хәвефсезлек очракларын кисәтү һәм киметү, үз-үзеңә ышанычны арттыру.
«Юлчы һәм аның бәласе турында " психокоррекцион әкият өстендә эшләү барышында балалар үз-үзләрен җайга салу күнекмәләрен белергә кирәк булган хәлләрне карадылар. «Уйлар, хисләр һәм яшен болытлары», « Ачуландык-кире уйладык» тренинг күнегүләрен үтәп, балалар үз хис – тойгыларын тыярга өйрәнделәр: үпкә һәм усаллык күренешләренә бәйле ситуацияләр уйнадылар һәм алардан социаль яраклы ысуллар белән чыгу юллары турында фикер алыштылар.
"Экология» милли проекты-балалар карашы
27нче октябрь, сишәмбе, 2020нче ел
2020 елның октябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балигъ булмаган балалар «Экология» милли проекты – балалар карашы» Республика бәйгесендә катнаштылар.
Бәйгенең максаты: яшьләрнең игътибарын Татарстан экология проблемаларына җәлеп итү, экологик культура тәрбияләү, табигатьне саклау эшендә гражданлык позициясе формалаштыру.
Бәйге турындагы Нигезләмә нигезендә «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәләренә 7-11 яшьләрдәге 23 социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларның рәсемнәре һәм «Татарстанның яшел йөрәге» практик-юнәлешле проекты җибәрелде.
Безнең балалар өч номинациядә катнаша: «Су-яшәү чыганагы», «Идел -бөек ана», «Татарстанның яшел йөрәге".
Рәсемнәр төрле рәсем ясау техникаларында эшләнгән. Балалар үзләренең иҗади эшләрендә эчә торган суның сыйфаты, Идел елгасының экологик торышы, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, урманнарны саклау кебек бүгенге көн өчен актуаль проблемаларны чагылдырдылар.
Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар (Авиатөзелеш районы) табигать ресурсларын торгызу белән шөгыльләнүче кешеләр һәм компанияләр эше белән илһамланып, бүлек белгечләре җитәкчелегендә безнең республиканың Яшел зонасын саклауга зур өлеш кертүче практик юнәлешле проект эшләделәр. Проект кысаларында эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылачак: балигъ булмаганнар белән экологик шөгыльләр үткәрү, туган шәһәрнең экологик проблемаларына һәм ресурсларны саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү, халыкны, барыннан элек яшьләрне экологик агарту, «Идел буе экологиясе» компаниясе белән берлектә чаралар, экологик акцияләр оештыру, әйләнә-тирә мохитне саклау турында белешмәлекләр һәм буклетлар эшләү.
Барысына да уңышлар телибез!
Страница 38 из 272