Куркынычсыз дөньядагы балалар
10нчы ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел
«Куркынычсыз дөньядагы балалар» шөгыльләр циклы кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы «88 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ консультация пункты базасында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы «Мин - уңышлы кеше» дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: уңышларга ирешергә, максатларны дөрес куярга, кызыксынучанлыкны, күзәтүчәнлекне үстерергә, индивидуаль рәвештә һәм төркемнәрдә эшли белергә ярдәм итүче гамәлләр турында төшенчә формалаштыру.
Шөгыль башында балаларны берләштерүче, аларның активлыгын тәэмин итүче һәм алга таба конструктив эшләргә ярдәм итүче уңай атмосфера булдырылды. Шөгыль барышында балалар «уңыш» төшенчәсе белән таныштылар, киләчәккә уңышларга ирешергә ярдәм итә торган максатларны кую ысулларын карадылар. Көчле якларны ачу һәм шәхес ресурсларын актуальләштерү өчен катнашучылар белән «Көч» күнегүе үткәрелде, ә үз позицияңне яклый белүне үстерү өчен «Уңышны исеңә төшер!» күнегүе башкарылды.
Шөгыль катнашучыларның эчке мөмкинлеген ачарга ярдәм итүче «Мин нәрсәгә ирешергә телим?» тренинг күнегүе белән тәмамланды.
Тарих белгечләре
10нчы ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Республика яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәре белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның балигъ булмаган балалары өчен «Билгесез солдат турында повесть» дигән мультимедиа төркемле шөгылен үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: илебез тарихына, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, совет солдатлары батырлыгына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән «Билгесез солдатны искә алу көне» дигән видеоролик карау белән интерактив әңгәмә,«Тарих белгечләре»дигән викторина үткәрелде.
Шөгыль ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә, балигъ булмаганнарның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.
«Бергәләп – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумында катнашу
Форум авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә социаль инновацияләрне алга җибәрү максатыннан үткәрелә. Бу – Балачак унъеллыгының милли максатларына ирешүне һәм бурычларын тормышка ашыруны тәэмин итә.
Быел форум беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды. 6-13нче ноябрь форумы программасы виртуаль күргәзмәне үз эченә ала, анда балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең 300дән артык нәтиҗәле социаль практикасын, видеоконференция-элемтә форматында Мәскәү һәм Россия Федерациясе субъектлары мәйданчыкларында уздырыла торган вакыйгалар һәм чаралар марафоны тәкъдим ителгән.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Авыр тормыш хәлендәге балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең заманча технологияләре» социаль практикасын тәкъдим итеп, форум эшендә катнашты.
«Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикасы» дигән нотык белән Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директор урынбасары Корбангалиева Л. К. чыгыш ясады.
Форумда шулай ук презентацияләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителде:
• «Хокук навигаторы» мәгълүмат технологиясен тәкъдим итү.
Федякин А. Ю., Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире
• Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә дистанцион социаль хезмәтләр күрсәтү технологиясен тәкъдим итү
Чинь А. Р., Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире
• «Психологик яклау һәм кризис хәлләрендә үз-үзеңне ышанычлы тоту чарасы буларак өстәл уены» мастер-классы
Яруллина А. Р., Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы
Форумда катнашучылар тәкъдим ителгән материалларның һәм презентацияләрнең практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Без төрле, әмма без бердәм
5нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен “Без төрле, әмма без бердәм” дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Балалар күп милләтле Россиядә 160тан артык милләт яшәвен, ә Татарстанда 115 милләт яшәвен белделәр. Идел буе төбәге төрле этнос һәм диннәрнең тату күршелеге үрнәге булып тора. Шөгыльләрдә балалар татар җырларын тыңладылар, татар милли киемнәре турында презентация карадылар, бөтен дөньяга танылган татар читекләре турында сөйләделәр, хәтта аларны үз куллары белән ясадылар.
Шулай ук балалар удмурт этносы турында да күп яңалыклар белделәр. Зур кызыксыну белән удмуртларның көмеш тәңкәләрдән торган милли бизәнү әйбере -монистларны карадылар, удмурт бию көйләрен тыңладылар, нинди уен кораллары уйнавын оттылар, монист ябыштырып удмурт кызы сурәтен бизәделәр.
Шөгыль рус милли киеме турында әңгәмә белән дәвам итте. Балалар сарафан, күлмәк кебек танылган элементларны актив атадылар, ә аннары рус халык җырлары яңгырашы астында хатын-кызлар баш киеме - кокошник ясадылар.
Шөгыль ахырында балалар һәм педагоглар инструменталь ансамбль оештырдылар, рус халык «Калинка»сын музыкаль кашыкларда, курайда, музыкаль өчпочмакта һәм маракасларда уйнадылар. Уртак иҗат барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк ите!
«Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзләренә кул салу сәбәпләре һәм билгеләре» методик сәгате
9нчы ноябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
«Мәктәп тирәлегендә делинквент (криминоген) тәртипне комплекслы кисәтү» дистанцион укыту программасы кысаларында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын һәм белгечләрнең хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзләренә кул салу сәбәпләре һәм билгеләре» дигән методик сәгать уздырды.
Методик сәгать барышында бүлек белгечләре яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салуга һәвәслекнең характерлы билгеләре, деструктив субкультураларының балаларда үзләренә кул салуга ниятләр формалаштыруга йогынтысы белән таныштылар, үз-үзләренә зыян салу тәртибе турында фактларга һәм ялгышуларга уртак анализ уздырдылар.
Мәгълүмат сәгате, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балаларга хезмәт күрсәтү өлкәсендәге бүлек белгечләренең компетенция дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.
Страница 37 из 272