«Балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен тотышы бозылуы» методик сәгате
18нче декабрь, җомга, 2020нче ел
«Мәктәптә делинквент (криминоген) тәртипне комплекслы кисәтү» дистанцион укыту программасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм белгечләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен тотышы бозылуы» дигән методик сәгать уздырды.
Презентация кысаларында яшүсмерләрнең девиант тотышы проблемасына комплекслы якын килү тәкъдим ителде, «үз-үзен тотуның бозылуы» төшенчәсе, аның төрләре, күренешләрнең үзенчәлекләре һәм динамикасы турында фикер алышынды. Дискуссия барышында белгечләр балигъ булмаганнарның девиант һәм делинквент үз-үзләрен тотышы проблемасы белән бәйле үз тәҗрибәсеннән килгән очраклар турында фикер алыштылар.
Методик сәгать социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләргә хезмәт күрсәтү өлкәсе бүлеге белгечләренең компетенция дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.
«Без һәм безнең сәламәтлек» лекция-дискуссия
17нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Профилактик эш кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Халыкка гигиена белеме бирү үзәге белән берлектә аз җитешле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен социаль участокта «Без һәм безнең сәламәтлегебез» дигән лекция-дискуссия үткәрделәр.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларның үз сәламәтлекләренә карата кыйммәтле мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы мотивация формалаштыру, зарарлы гадәтләрдән һәм бәйлелекләрдән баш тарту.
Чара барышында балалар дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм көн режимын үтәү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында лекция-дискуссиядә катнаштылар. «Минем сәламәтлегем» интеллектуаль уенында катнашучылар үз белемнәрен күрсәттеләр һәм үз сәламәтлегенә карата иң мөһим шарт – кешенең үз теләге, дип билгеләп үттеләр.
Орден «Фидакарь хезмәт өчен»
15нче декабрь, сишәмбе, 2020нче ел
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе коллективы чын күңелдән үзенең директоры Ибраһимова Надежда Викторовнаны югары бүләк – «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән котлый! Бу бүләк –социаль ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәре халкы иминлеге өчен хезмәт куючы зур хезмәт коллективының җитәкчесе буларак, Сезнең намуслы хезмәтегезне лаеклы тану! Сезнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүгә керткән өлешегезнең иң югары дәрәҗәдә бәяләнүенә без бик шат!
Сезнең һөнәри осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, камиллеккә омтылуыгыз, игелеклелек һәм шәфкатьлегегез халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең һәр хезмәткәре өчен үрнәк булып тора!
Сезгә һәм барыбызга да яңа казанышлар, киләчәктә һөнәри җиңүләр, шәхси иминлек һәм сәламәтлек телибез!
«Яңа ел маҗарасы» төркемле шөгыле
15нче декабрь, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Яңа ел маҗаралары” төркемле шөгылен үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштыру, эстетик зәвыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар “Яңа ел маҗаралары” интерактив программасында катнаштылар, Кар бабайга тапшырылган миссияне – Яңа ел чыршысын сакларга булыштылар, юлларында очраган барлык авырлыкларны һәм сынауларны да җиңеп чыктылар.
Балаларга бигрәк тә “Музыкаль шкатулка” ошады. Алар композитор Антонио Вивальдиның «Ел фасыллары» циклы белән таныштылар, «Кыш» музыкаль композициясен тыңладылар, бу әсәрдә яңгыраган инструментларны җиңел оттылар һәм атадылар, музыканы тыңлаганда барлыкка килгән ассоцияцияләре белән уртаклаштылар: кемдер өчен скрипкаларның ачы тавышы-буран, кемдер өчен-иптәшләре белән күңелле итеп кар атышып уйнау.
Шөгыль яңа ел чыршысы өчен уенчыклар ясау иҗат остаханәсе белән тәмамланды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның атаклы тарихи шәхесләр турында белемнәрен киңәйтәләр
14нче декабрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Танылган галим, академик, Нобель премиясе лауреаты, хокук яклаучы А. Д. Сахаровның тууының 100-еллыгына багышланган чаралар кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары МБББУ «119нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең социаль участогында, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен, «Андрей Сахаров: заман кешесе» дигән кинолекторий уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаганнарны бөек галим А. Д. Сахаровның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштыру, гражданлык җаваплылыгын формалаштыру һәм үстерү.
Балалар документаль фильм карадылар, Андрей Дмитриевич күренекле галим, академик кына түгел, ә Россиянең бөек гражданины, кеше һәм гражданнарның хокуклары өчен көрәшүче булуын белделәр. Балалар фильм турында зур кызыксыну белән фикер алышуда катнаштылар, актив рәвештә сораулар бирделәр.
Чара яшүсмерләрнең күренекле тарихи шәхесләр белән кызыксынуын арттырырга, ватанпәрвәрлек хисен ныгытырга мөмкинлек бирде.
Страница 29 из 272