«Елгаларыбызны саклыйк»
2018 елнын, 14 март конендэ, Совет районы хезмэкэрлэре А.И.Яцкевич hэм Э.В.Кулакова «Язгы мэрхэмэтлелек атнасы»-яхшы эшлэр эстафетасы #ДобрыйТатарстан#МэрхэмэтлеТатарстан» акциясендэ hэм Халыкарар су коне алдыннан, «Кызыклы сэяхэт» клубында, «Елгаларыбызны саклыйк» чарасы уткэрелде. Социаль-куркыныч хэлендэге 6 яшьусмер бала катнашты.
Чаранын топ максаты: сунын, моhимлелеге турында экологик белемнэр формалаштыру, коммуникатив сэлэтлэр устеру, эстетик хислэр тэрбиялэу hэм табигатьне саклап калу монэсэбэте тэрбиялэу.
Чараны уткэру кысаларында «22 март-Халыкара су коне» тематик эн,гэмэсе уткэрелде, су hэм анын, моhимлелеге турында табышмаклар hэм ребуслар чишелде, «Елга яры» интерактив уены уздырылды.
Чараны тэмамлап балалар «Язгы елгалар» конкурсында рэсемнэр hэм «Елга яры» коллажы ясадылар.
Биремнэрне утэу дэверендэ, яшьусмерлэрнен, эмоциональ фоннары кутэрелде, сунын, кеше тормышында моhим роль уйнавын ан,ладылар.
Язгы игелек атнасы
2018нче елның 13нче мартында “Язгы игелек атнасы" акциясенен #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" исемле игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, 39 нчы балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Толстойга багышланган ел уңаеннан «Тормышның мәгънәсе – мәхәббәттә үсү» дип аталган әдәби чара үткәрелде. Элеге чарада социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балалар, шул исәптән социаль-куркыныч хәлдә булган яшьүсмерләр катнашты.
Балалар һәм аларның әти-әниләре бик кызыксынып Л.Н.Толстойнын тормышы һәм иҗаты турында лекция тыңладылар. викторинада Вакытында балалар актив рәвештә бөек язучы әсәрләре буенча тезелгэн торле сорауларга җавап бирделәр, сэнгатьле уку конкурсында катнаштылар. Барлык катнашучыларга да Л.Н.Толстойнын борынгы, сирәк китапларнын күрергә һәм кулында тотып карарга мөмкинлек булды.
Чара ахырында очрашуда катнашучылар өчен китапханә буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Балаларга һәм ата-аналарга барлык залларны күрсәттеләр һәм китапханәнен үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Барлык катнашучылар да китапханәнен файдалану кагыйдәләре һәм аның эш режимы белән таныштылар.
Элеге чара ватанпәрвәрлек хисен, туган иленэ һәм рус әдәбиятына мәхәббәт тэрбиялэугэ, балигъ булмаган балаларда актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлтелгән иде.
«Су асты дөньясы»
14 нче мартта «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре «Су асты дөньясы» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Дәреснең максаты: балаларның игътибарын экологик проблемаларга юнәлтү, диңгез һәм океаннарның флора һәм фаунасы белән таныштыру.
Дәрес барышында балалар диңгез, океанда яшәучеләр турында күп яңалык белделәр, «Су асты дөньясы» дип исемләнгән интеллектуаль викторинада катнаштылар.
"Язны каршылыйбыз"
2018нче елның 14нче мартында “Язгы игелек атнасы" акциясенен #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" исемле игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, "Крылья Советов" паркында "Язны каршылыйбыз" дип аталган экологик чара үткәрелде.
Социаль адаптациядэ авырлыклар кичеруче балигъ булмаган балалар әти-әниләре белән бергә интеллектуаль бәйгеләрдә һәм «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау» исемле викториналарда актив катнаштылар, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр.
Балалар кошлар өчен үз куллары белән ясаган җимлекләр алып килделэр, аларны агач ботакларына элделәр һәм бик теләп кошларга көнбагыш һәм ипи кисәкләре ашаттылар. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау бик мөһим булуын һәм аларнын табигатьне саклауга керткән өлешләре зур әһәмияткә ия булуын анладылар.
Әлеге чара игътибарны экологик проблемаларга юнәлтү белән беррәттән, әти-әни һәм балалар, шулай ук гаилә эчендә һәм гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтүгә ярдәм итте.
«14 март - Халыкара елгалар көне»
14 нче мартта «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениясының Вахит районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре Татарстан региональ яшьләр хәйрия оешмасы «ЗооЗабота» белән берлектә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» - яхшы эшләр эстафетасы #Добрый Татарстан#МәрхәмәтлеТатарстан» акциясе кысаларында «Халыкара елгалар көне» урам арциясе уздырды.
Акциянең максаты: җәмәгатьчелек игътибарын экология, су ресурсларын саклау, территорияләрне төзекләндерү проблемаларына җәлеп итү.
Акция кысаларында Казан халкына «14 март - Халыкара елгалар көне» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Страница 268 из 272