«Этник мозаика» хәйрия экскурсиясе
29нчы декабрь, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ ярдәме белән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Этник мозаика» дигән хәйрия экскурсиясе оештырдылар.
Экскурсиянең максаты: балигъ булмаган балаларның танып-белү активлыгын үстерү, патриотик хисләрне ныгыту, төрле милләт кешеләренә карата толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Экскурсия барышында катнашучылар Татарстан Халыклары ассамблеясе составына 37 халыктан торган 200дән артык милли иҗтимагый берләшмә керүен белделәр. Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли. Гаиләләр Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштылар, республикада яшәүче халыкларның милли костюмнарын күрделәр. Мәгълүмат бүлегендә «Безнең йортыбыз-Татарстан» журналын нәшер итү өчен материалның ничек җыелуын күрделәр, хәтта бүләккә журналлар да алдылар!
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында уникаль музей бар. Экспозициянең нигезен әрмән осталарының һәм рәссамнарының төрле материаллардан һәм төрле техникада ясалган эшләре тәшкил итә. Музейда Гиннесның рекордлар китабына кертелгән экспонат – иң кечкенә әрмән тәресе-«хачкар» куелган, аны лупа аша гына күрергә мөмкин. Шулай ук лупа аша күрергә мөмкин булган тагын бер экспонат – ТР Беренче Президенты М. Ш. Шәймиевнең дөге яртысында сурәте. Балалар да, өлкәннәр дә күргән экспонатлардан бик күп уңай хисләр алдылар.
Экскурсия ахырында залда көтмәгәндә Кыш бабай пәйда булды, гаиләләрне якынлашып килүче яңа 2021нче ел белән котлады. Балалар шигырьләр сөйләделәр, ә Кыш Бабай аларга бүләкләр тапшырды.
Хәйрия акциясе
28нче декабрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша! Һәр бала бүләк алырга хыяллана! Яңа ел һәм Раштуа – ул һәрвакыт күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр көтү, әмма, кызганычка каршы, барлык балаларның да хыялланган бүләкне алырга мөмкинлеге юк. Мондый сабыйларга мөмкин кадәр күбрәк бәхет, ярату, шатлык һәм бүләкләр бүләк итәсе килә.
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәткәрләре автоволонтерлар белән берлектә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән балаларны котлау- татлы Яңа ел бүләкләре тапшыру оештырдылар.
Яңа ел алдыннан Кыш бабайның котлавы-аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен чын бәйрәм.
«Иң яхшы көн» хәйрия акциясе
Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «СВЕТЛЯЧОК» гаилә ярдәме үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалы гаиләләргә Кыш бабай резиденциясенә сәфәр оештыруда ярдәм иттеләр.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша һәм урман юлы буйлап әкияткә сәяхәт белән башланып китте, анда кунакларны Шүрәле, Кар бабай, Убырлы карчык һәм башка әкият геройлары каршы алды. Балалар саф һавада табышмаклар, маҗаралар һәм күпсанлы сынаулар белән интерактив спорт-сәламәтләндерү программасында катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга да татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Мондый чаралар яңа ел бәйрәме алдыннан өлкәннәргә һәм балаларга уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итә.
Балаларның хокуклары һәм үз-үзләрен тоту кодексы
25нче декабрь, җомга, 2020нче ел
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Сафиуллина” 9 нчы полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары белән берлектә “Бала хокуклары кодексы” дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты: урамда, җәмәгать урыннарында үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләрен булдыру, балигъ булмаганнарны хокукый яктан агарту.
Шөгыль кысаларында балаларга аларның төп хокуклары турында: тормышка, исемгә, гражданлыкка, белем алуга һәм медицина тәрбиясенә, барлык шәфкатьсезлек рәвешләреннән һәм башкалардан яклау турында мәгълүмат бирүче «Бала хокуклары кодексы» дигән мультфильм күрсәтелде. Белгечләр һәм инспекторлар балалар белән төрле потенциаль куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында интерактив әңгәмә үткәрделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерделәр.
Шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча гади, әмма бик мөһим кагыйдәләрне үтәү балаларның куркыныч ситуацияләргә эләгү ихтималын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм аларны карарлар кабул итүдә ышанычын ныгытачак.
«Яңа ел могҗизалары» чарасы
25нче декабрь, җомга, 2020нче ел
Яңа ел алдыннан Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен, «Яңа ел могҗизалары» дигән яңа ел чарасы үткәрделәр.
Балалар «Яңа ел могҗизалары» дигән театральләштерелгән тамашада катнаштылар, «Снежкобол» һәм «Кар бабай борыны» интерактив уеннарында уйнадылар, «Яңа ел табышмаклары» викторинасы биремнәрен үтәделәр, шигырьләр укыдылар. Чара ахырында балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Чара уңай кәеф булдыруга, балигъ булмаганнарның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте.
Страница 27 из 272