Яңа ел чыршысы уенчыклары бәйгесенә йомгаклар ясалды
13нче гыйнвар, чәршәмбе, 2021нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 2020нче елның 1нче декабрендә башланган Яңа ел чыршысы уенчыклары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйгедә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты.
Бәйгенең максаты: балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен чыршы уенчыгы әзерләү буенча иҗади процесска җәлеп итү; сәләтле һәм иҗади балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, бәйрәм атмосферасы булдыру.
Бәйгегә гадәти булмаган техникада: оригамидан алып бәйләнгән уенчыкларга кадәр төрле материаллардан ясалган чыршы уенчыклары тәкъдим ителгән иде! Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады.
Тантаналы көй астында бәйге призерлары мактау грамоталары һәм иҗат итү өчен җыелмалар белән бүләкләнделәр. Чарада катнашкан ата-аналар, горурланып, балаларының җиңү шатлыгын уртаклаштылар.
Балаларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
«Мотор» шугалагына бару
12нче гыйнвар, сишәмбе, 2021нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе ярдәмендә хәйрия нигезендә балигъ булмаган балалары булган социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен «Мотор» сәламәтләндерү үзәгенә шугалакка бару оештырдылар.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен һәм актив гаилә ялын популярлаштыру, балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау.
Актив кышкы ял организмны сәламәтләндереп кенә калмыйча, күп кенә уңай хисләр һәм кичерешләр дә китерә. Гаиләләр шугалакка бушлай бара алдылар, рәхәтләнеп тимераякта шудылар, уеннар уйнадылар һәм саф һавада аралаштылар.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, ялны бергәләп үткәрү гаиләдә ышанычлы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә.
«Күңелле кар бабайлар» республика акциясендә катнашу
12нче гыйнвар, сишәмбе, 2021нче ел
Балаларның социаль яктан әһәмиятле ялын оештыруда гаилә ролен арттыру, яңа ел каникуллары вакытында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Күңелле кар бабайлар» республика акциясен башлап җибәрде.
Акция 2021нче елның 6-11нче гыйнварында үткәрелде. Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар акциядә актив катнаштылар: иҗади эшләр башкардылар һәм аларның фотоларын Instagram социаль челтәрендә # снеговик16 хештегы астында урнаштырдылар.
Казан зооботаника бакчасында булу
11нче гыйнвар, дүшәмбе, 2021нче ел
Россиядә Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәмендә Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалы гаиләләр өчен, Казан зооботаника бакчасына бару оештырдылар.
Чараның максаты: гаилә ялын оештыру, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, экологик тәрбия, әйләнә-тирә дөньяга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Казан зооботаника бакчасы – Россиядә иң борынгы зоопарк һәм Европада иң борынгы зоопаркларның берсе. Анда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр тәкъдим ителә. Балалар төрле континентларда яшәүче хайваннарны күрделәр. Аларга арысланнар белән вольерга һәм маймыллар белән павильонга бару нык тәэсир итте. Балалар истәлекле фоторәсемнәр ясадылар. Кунакларның барысына да Татарстан Республикасы халкы горурлана торган яңартылган зооботсад ошады.
Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтә, табигатькә һәм хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә, ә ата-аналарның һәм балаларның бергәләп вакыт үткәрүе балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта.
«Яңа ел маҗаралары: бүләкләр эзләгәндә»
30нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Яңа ел алдыннан Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен «Яңа ел маҗаралары: бүләкләр эзләгәндә» дигән интерактив чара үткәрделәр.
Балалар, хәзинә эзләгәндә барлык сынауларны узып, квест – уенда катнаштылар: табышмакларны һәм мәкальләрне оттылар, акыл һәм зирәклеккә биремнәр үтәделәр, реакция тизлеген, җитезлеген һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Чара ахырында балалар Кыш бабай өчен шигырьләр укыдылар, ә ул барысына да Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Страница 26 из 272