Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны һөнәрләр белән таныштыралар
25нче май, җомга, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, профориентациягә һәм балаларны эшче һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән, “Агач һәм балта осталары – кирәкле эшчеләр..” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыль эшче һөнәрләр һәм эш кешесенең әһәмиятлелеге турында әңгәмә-интервьюдан башланды. Балалар актив рәвештә үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.
Аннан соң балаларга, аерым төр һөнәрләргә һәвәслекне билгеләү өчен, Е. А. Климов методикасы буенча тест үтәргә тәкъдим ителде. Тест нәтиҗәләре буенча “Кем булырга?” тикшерүе булды.
Шөгыль ахырында балалар “Киләчәк һөнәрләре” видеоролигын карадылар, аның үрнәгендә “Минем һөнәрем” темасына рәсемнәр ясадылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен арттыралар
25нче май, җомга, 2018нче ел
ТАССРның 100еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Татарстан – минем республикам” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек хисе, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, актив тормыш позициясе формалаштыру.
Балалар кызыксыну белән Татарстан Республикасының төзелү тарихы, аның символикасы, истәлекле урыннары турында презентация белән таныштылар, районнар һәм республика шәһәрләре, тарихи урыннар, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре турында белемнәрен күрсәтеп, викторинада актив катнаштылар.
Практик өлешендә балалар республика символикасы белән бүләк сувенир-медальоннар әзерләделәр. Барлык эшләр дә үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларда иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның уңай кызыксынуларын формалаштыралар
25нче май, җомга, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Хыял иле” циклыннан “Оз иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: уңай кызыксынулар формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне, коллективта эшли белүне үстерү.
Шөгыль барышында балалар “Оз иленнән искиткеч тылсымчы” фильмын карадылар, аннан әкиятнең гадәти булмаган һәм батыр геройлары турында белделәр. Көчле тәэсирләр белән илһамланып, балалар үз куллары белән төп геройларның атрибутларын ясадылар һәм костюмлаштырылган “Оз иленә сәяхәт” мини-спектаклендә катнаштылар.
Оештыручыларның әйтүенчә, шөгыльләрне мондый рәвештә үткәрү психоэмоциональ халәтне төзәтүдә һәм балаларның эчке шәхси мөмкинлекләрен мобилизацияләгәндә нәтиҗәле.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда эмоциональ халәтне җайга салу күнекмәләрен формалаштыра
24нче май, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичергән, психоэмоциональ авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Хисләр хакиме” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльдә катнашучылар “Болай гына” мультфильмын карадылар, ә аннан соң аның геройларының төрле тормыш шартларындагы эмоциональ халәтен тикшерделәр. Фикер алышу барышында балаларга геройларның эчке дөньяларын анализларга, аларның хисләрен һәм кичерешләрен танырга авыр булды. Бер генә катнашучы да мультфильм барышында төсләр гаммасының һәм музыканың алмашынуы кебек детальгә игътибар бирмәделәр. Мультфильмны яңадан төп моментларында тукталышлар белән караганда, һәр катнашучы да вакыйгалар барышына гына түгел, ә һәр геройның хисләр дөньясына да кереп карадылар. Балалар әйтүенчә, аларның һәрберсенең дә күңелләрен күтәрәрергә ярдәм итүче, уңай энергетикалы танышлары бар.
Аннан соң балаларга “Коймак” социаль өстәл уены тәкъдим ителде, анда балалар бер-берләренә максималь игътибар күрсәттеләр, нинди тойгылар алуларын хис иттеләр. Балигъ булмаган балалар белән сулыш алу гимнастикасы, спорт, арт-терапия күнегүләре кебек үз-үзеңә ярдәм итү алымнарын тикшерелде. Шөгыльдә катнашу балаларда эмоциональ халәтне җайга салу өчен тышкы һәм эчке ресурслар турында күзаллау, эмоциональ аңны үстерү формалаштырырга ярдәм итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тренинг элементлары белән “Минем гаиләм” төркемле шөгыле уздырдылар
23нче май, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Зур гаилә турында кечкенә тарих” проекты кысаларында, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Минем гаиләм” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: позитив кызыксынулар формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр үстерү, төркемдә эшли белү, ата-аналарһәм балалар мөнәсәбәтләрен коррекцияләү.
Эш барышында һәр гаиләдә эмоциональ мөнәсәбәтнең барлыгын билгеләргә ярдәм итүче “Гаилә оясы” Кайзер рәсем ясау техникасы, арт –терапевт методлары кулланылды.
Тренинг ахырында балигъ булмаган балаларның эмоциональ бушануына юнәлдерелгән “Уенчык”, “Шәхес” күнегүләре уздырылды.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә кыйммәтләрен ныгытырга ярдәм итәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә кыйммәтләрен ныгытырга ярдәм итәләр
- Шәһәр ветераннар (пенсионерлар) Советында ветераннарга, пенсионерларга социаль ярдәм чараларына караган сорауларны аңлату буенча түгәрәк өстәл утырышы булды
Страница 243 из 272