6нчы октябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Идел буе экологиясе» компаниясе ярдәмендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Агачны коткар» дигән экологик акция уздыра.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларның игътибарын ресурсларны саклауга җәлеп итү, табигый ресурсларны исраф итүчелек турында уйланырга, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртүгә өлеш кертергә ярдәм итү.
Акция барышында белгечләр балигъ булмаган хезмәт алучыларны кәгазьнең килеп чыгу үзенчәлекләре, аны куллану өлкәләре белән таныштыралар. Балалар, агачларны юк итмичә, икенчел чималдан бик күп кирәкле әйберләр ясарга мөмкин икәнлеген беләчәкләр. Балалар бик теләп макулатура җыюда катнашалар, аның кечкенә генә булса да, тере табигатьне саклауга мөһим өлеш кертүен аңлыйлар.
Белгечләр әлеге акция балаларның экологик культурасын формалаштыруга башлангыч бирде дип ышана, димәк, яңа буын экологик яктан грамоталы үсәчәк!
6нчы октябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Игелек агачы» дигән хәйрия акциясендә катнаштылар, алар социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне – Бакаева Вера Георгиевнага «Безнең гәҗит» вакытлы басмасына хәйрия язылуы оештырдылар.
Вера Георгиевна Бакаева 1930нче елда туган. Татмехобъединениедә хезмәт стажы-30 ел. «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук «Балалар концлагерьлары тоткыны. Буйсынмаганнар» истәлекле медале белән бүләкләнгән.
Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгы исеменнән бүлек мөдире Вера Георгиевнага истәлекле фотография тапшырды.
Вера Георгиевна, тарихи вакыйгаларда катнашып, киләчәк буыннарның иминлеге өчен хезмәт куеп, авыр тормыш юлын лаеклы узган өчен, Сезнең алда баш иябез.
5нче октябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Администрациясендә, мәктәп директорларын, медицина хезмәткәрләрен һәм профилактиканың башка әгъзаларын чакырып, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең планнан тыш киңәйтелгән утырышы булды.
Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Мөхетдинова А. А. утырышта «Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән, шул исәптән гаиләдә көчләү факты буенча исәпкә куелган, реабилитация эше нәтиҗәләре турында» доклад белән чыгыш ясады. Мөхетдинова А. А. үз докладында шулай ук районның профилактика субъектлары белән берлектә Дәүләт мәгълүмат системасының халык социаль регистрын тутыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
2нче октябрь, җомга, 2020нче ел
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны котладылар һәм «ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ Казан» ҖЧҖ тарафыннан тәкъдим ителгән азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Өлкәннәр котлаулар оештырганнары һәм аларга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
2нче октябрь, җомга, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгечләр, Идел буе районында 15 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшләгән социаль хезмәт ветераны Корнилова Клара Васильевнаны өенә барып котладылар. Хәзерге вакытта Клара Васильевна социаль хезмәт күрсәтүдә. Клара Васильевнаны бәйрәм белән котлап, белгечләр аңа нык сәламәтлек теләделәр, баллы бүләк һәм «Биләр» кафесында бәйрәм хәйрия ашына чакыру тапшырдылар.