23нче ноябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзләренә кул салуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Бөтендөнья балалар көненә багышланган «Игътибар-балалар!» урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәре халкына балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны барлыгы, Казан шәһәренең психологик-педагогик ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында хәбәр итү.
Акция барышында өлкәннәргә һәм балаларга «Балалар ышаныч телефоны» хезмәте турында мәгълүмат, Казан шәһәренең балалар һәм яшьләргә социаль һәм психологик – педагогик хезмәт күрсәтү үзәкләренең контактлары белән «Игътибар-балалар!» мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
20нче ноябрь, җомга, 2020нче ел
Балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвешенә мотивациясен формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик эш кысаларында, Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган «Сәламәт сайлау» дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: яшьләр арасында тәмәке тартуны профилактикалау һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында мәгълүмат бирү.
Шөгыль барышында катнашучылар тәмәкенең барлыкка килү һәм таралу тарихы, тәмәке тартуга каршы нинди көрәш алып барылуы белән таныштылар. Балалар «Тәмәке тарту турында мифлар», «Тәмәке тарту – агу» видеороликларын карадылар, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә яшүсмер яшьтә тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар, аннары «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» брейн-рингында катнаштылар. Шөгыль ахырында балигъ булмаганнарга «Тәмәке тарту матурлыкны һәм сәламәтлекне харап итә" дигән мәгълүмати буклетлар тапшырылды
Белгечләр әйтүенчә, шөгыльдә төп игътибар тәмәке тартуга бирелде – ул баш тартырга мөмкин булган зарарсыз гадәт түгел, бигрәк тә куркыныч, чөнки күпләр аны җитди кабул итми. Шөгыль балаларның чынбарлыкта тәмәке тартуның медицина һәм социаль нәтиҗәләре турында күзаллауларын формалаштыруга ярдәм итте.
19нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
А. Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар планы нигезендә, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар өчен «Бала хокуклары» дигән уен-сәяхәт үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарның хокукый культурасы һәм куркынычсыз тәртип нигезләрен формалаштыру, әдәби әсәрләр, әкиятләр аша бала хокуклары турында БМО Конвенциясе белән таныштыру.
Шөгыль барышында балалар: тормышка, сәламәтлек саклауга, укуга, ял, намус һәм абруйны яклауга булган төп хокуклар белән таныштылар. Шөгыль «Әкиятләрдә бала хокукларын бозу» дигән медиа-презентация ярдәмендә интерактив уен форматында узды. Балаларга әкиятләргә иллюстрацияләр карарга һәм аларда сүзнең нинди хокуклар турында барганын, төп геройларның нинди хокуклары бозылуын уйларга тәкъдим ителде.
Шөгыльдә Г. Х. Андерсенның «Шыксыз үрдәк» әкияте мисалында намус һәм абруйны саклауга аерым игътибар бирелде.
Шөгыль балаларның әхлакый – хокукый культурасын тәрбияләү, әхлакый сыйфатларны үстерү, яшьтәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте.
19нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, Халыкара энергияне саклау көненә туры китереп, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән, аларны социаль адаптацияләүгә ярдәм итүче «Энергияне сак тоту – ӘЙЕ» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыль барышында балалар Халыкара энергия саклау көненең ел саен ноябрь аенда билгеләп үтелүен белделәр. Аның максаты: җәмәгатьчелек игътибарын энергияне контрольсез куллану проблемаларына җәлеп итү.
Балигъ булмаган балалар «Энергияне сак тоту – әйе» презентациясе белән таныштылар, ул балаларга көнкүреш техникасы һәм төрле гаджетлар барлыкка килүнең энергия куллану дәрәҗәсе артуга, табигый ресурслар бетүгә һәм әйләнә-тирә мохит пычрануга китерүен күрсәтте. Аннан соң балалар «Энергияне саклаучылар» эрудит-квестында катнаштылар, үзләренең энергияне сак тотуда катнашу вариантларын тәкъдим иттеләр: энергияне сак тоту лампочкаларын куллану, кранны вакытында сүндереп тору, кирәкмәгәндә утны кабызмау, хәрәкәт өчен велосипедтан файдалану, салкын вакытта өй җылысын саклау һ. б.
Шөгыль ахырында балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, «Экология синнән башлана» дигән тест сорауларына җавап бирделәр.
Белгечләр фикеренчә, мондый шөгыльләр балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итәргә, экологик яктан тотрыклы һәм куркынычсыз тормыш стиле тәрбияләргә ярдәм итә.
17нче ноябрь, сишәмбе, 2020нче ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге гражданның, инвалидның яшәү урыны буенча автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар. Уртак рейд барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, акт төзелде, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырылды. Уртак рейдлар янгын чыгу куркынычын булдырмаска, гражданнарның куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы карашын формалаштырырга ярдәм итә.