26нчы ноябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
«2016-2020 елларга Казан шәһәре халкын наркотиклаштыруны профилактикалау буенча муниципаль программа» ны тормышка ашыру кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Зәһәр төтен сере» дигән кинотренинг үткәрде.
Шөгыльдә катнашучылар «сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсе турында фикер алыштылар, аның төп өлешләрен формалаштырдылар, психоактив матдәләр куллануның тискәре йогынтысына аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаганнар игътибарына «Гомуми эш» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының - «Познавалов командасы. Зәһәр төтен сере» һәм «Познавалов командасы. Куркыныч чуму» дигән мультфильмнар тәкъдим ителгән иде. Фикер алышу барышында балалар тәмәке тартуның һәм спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында һәрвакыт белүләрен, ә каралган мультфильмнар ярдәмендә исә зыянлы эшләрнең тулы исемлеге турында белүләрен билгеләп үттеләр. Дискуссия ахырында балалар викторинада катнаштылар: сәламәт яшәү рәвеше турында табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр төзеделәр, «Сәламәт буласым килә!» дигән плакат ясадылар.
Үткәрелгән шөгыль сәламәтлекләренә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте, бу бигрәк тә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен мөһим.
25нче ноябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре №13 «Азино-2» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы белән берлектә балигъ булмаганнарның көч куллануын кисәтү һәм үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-профилактик эш кысаларында Казан шәһәре Совет районының «171нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ базасында күп балалы, тулы булмаган һәм аз җитешле гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Куркынычсызлык дәресе» уздырганнар.
Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарда шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы балаларга хокук бозулар һәм җинаять кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгының ничә яшьтән башлануы, полиция бүлегенә профилактик учетка кую сәбәпләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук инспектор 2010нчы елның 14нче октябрендә кабул ителгән 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәү зарурлыгы турында искә төшерде.
Шулай ук инспектор «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 14. 10. 2010нчы елдагы 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәү кирәклеген искә төшерде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече «Куркынычсыз тәртип» дигән сорау-җавап үткәрде, аның барышында хәвеф-хәтәрнең: табигый, техноген һәм социаль булуы белән таныштырды. Чараның интерактив өлеше командалар арасында урамда, сулыкларда, өйдә, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча ярышлар рәвешендә узды. Балалар «Нәрсә ул…», «Әкият һәм тормыш» уенында актив катнаштылар, экстремаль ситуацияләр, кирәк чакта ярдәмгә килгән таныш булмаган кешеләр белән куркынычсыз аралашу кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Ахырда катнашучыларга 01, 02, 03, 04 оператив ашыгыч тәүлек буе эшли торган номерлар, бердәм 112 номеры буенча хезмәтләрне чакыру һәм Балалар ышаныч телефонының эшләве турында сөйләделәр.
25нче ноябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнарга комплекслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату максатыннан, яшүсмерләрне социальләштерү, «Офыкларны киңәйт!» инновацион социаль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге Казан шәһәре яшьләр сәясәте муниципаль бюджет оешмасы «Ышаныч» оештырган пленар утырышта «Социаль куркыныч хәлдәге яшүсмерләр һәм аларның гаиләләре базасының эш механизмнары. Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаган балаларны базага кертү» доклады белән «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Мөхетдинова А. А. чыгыш ясады.
А. А. Мөхетдинова докладында социаль куркыныч хәлдә булган профилактика субъектларының Бердәм мәгълүмат банкын формалаштыру буенча мәгълүмати хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган структуралар вәкилләре чыгыш ясады.
25нче ноябрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Авиатөзелеш һәм Вахитов районнары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалы гаиләләр өчен «Әни мәхәббәте белән дөнья матур» дип исемләнгән төркемле шөгыльләр уздырдылар.
Шөгыльләрнең максаты: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаиләдә үзара аңлашу, әнигә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү.
Шөгыльләр барышында катнашучылар Әниләр көне тарихы турында презентация белән таныштылар, интерактив программада һәм тематик бәйгеләрдә катнаштылар, әниләрнең кеше тормышындагы роле турында фикерләре белән уртаклаштылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, «Сабый теле белән» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, әниләр өчен оригиналь бүләкләр әзерләү буенча мастер-класс эшендә катнаштылар.
Соңыннан балалар әниләренә үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.
23нче ноябрь, дүшәмбе, 2020нче ел
«2014 – 2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» ярдәмче программа кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ФДБМУнең гомуми гигиена кафедрасының «Мәгълүмати гигиена» проекты волонтерлары белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» интерактив төркемле шөгылен үткәрделәр.
Чараның максаты: үз сәламәтлегеңә карата сакчыл караш формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар белән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» интерактив уен программасы үткәрелде, ул балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып бару күнекмәләренә өйрәтергә, шәхси гигиена турында белемнәрен системалаштырырга, көндәлек режим төзергә ярдәм итте. Балалар «Сәламәтлек» дигән кроссворд чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, ритмик музыка астында, физик культура сәламәт яшәү рәвеше өчен зур әһәмияткә ия булуын белеп, бик теләп физик күнегүләр башкардылар.