11нче декабрь, җомга, 2020нче ел
Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Светлячок» гаилә ярдәме үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма белән берлектә «Иң яхшы көн!» Яңа ел алды хәйрия акциясе оештырдылар-балигъ булмаган ике бала тәрбияләүче, декабрь аенда туган ялгыз әнигә чәчтараш салонына баруда ярдәм күрсәттеләр.
Яңа ел бәйрәме алдыннан мондый гадәти булмаган бүләк катнашучыга психологик уңайлылык һәм бәйрәм мохитен тоярга мөмкинлек бирде.
11нче декабрь, җомга, 2020нче ел
2020 елның октябрендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ тарафыннан «Туган якка сәяхәт» дигән видеороликлар бәйгесе үткәрелде.
Бәйгенең максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарны туган як тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү, патриотик аңны арттыру.
Видеоэшләр экспертлар тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: тематикага туры килү, эчтәлекнең тирәнлеге, оригинальлек һәм образларның чагылышы.
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган Сөнгатуллин Азат бәйгедә катнашты, ул тамашачыларга дөньяның 40 егыла торган манарасы исемлегенә кергән Сөембикә манарасы турында риваятьләрнең берсен сөйләп бирде. Фильм Казанның тарихи үзәгендә берничә локациядә: Игенчеләр сарае мәйданында, Казан Кремле территориясендә, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете янында барды.
Фильм Казанның тарихи үзәгендә берничә локациядә: Игенчеләр сарае мәйданында, Казан Кремле территориясендә, Сөембикә манарасы янында, Кол Шәриф мәчете янында, Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда төшерелде.
Азат Сөнгатуллин катнашындагы ролик ачык, үзенчәлекле һәм сәнгатьле булуы белән аерылып торды, аңа жюри 1нче урын бирде! Азатны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз, укуында уңышлар һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!
9нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020нче елның 2нче ноябреннән 8нче декабренә кадәр хезмәткәрләрнең балалары (оныклары) өчен «Без коррупциягә каршы!» рәсем бәйгесе уздырылды.
Бәйгенең максаты: коррупциягә каршы пропагандалау, иҗади сәләтле һәм социаль проблемаларга битараф булмаган яшүсмерләрнең коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт тәрбияләү.
Бәйгедә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең балалары (оныклары) арасыннан 16 яшүсмер: 12-14 яшь һәм 15-16 яшь категориясендә катнашты. Җиңүчеләр бәйге комиссиясе әгъзаларының тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
12-14 яшьлекләр арасында призерлар:
- 1 урын-Зыятдинова Камилла Ленар кызы
- 2 урын-Полосухин Артем Станиславович
- 3 урын – Береснев Антон
15-16 яшьлекләр арасында призерлар:
- 1 урын-Хәкимҗанов Эмиль Марсель улы
- 2 урын-Вәлиева Дана Ленар кызы
- 3 урын-Баннова Адилә Олег кызы.
9нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында «Казанның 142нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәбе» ДБББУ базасында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнар өчен «Бер шедевр тарихы» дигән төркемле интерактив шөгыль үткәрделәр.
Чараның максаты: катнашучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү, шәхси потенциалын ачу.
Шөгыль барышында балалар «Туган якның мәдәни мирасы»дигән квест-сәяхәт кылдылар. Квест биремнәрен үтәп, Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәниятен белүләрен, зирәклек, реакция тизлеген күрсәттеләр, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, спорт бәйгеләрендә катнаштылар.
Яхшы кәеф һәм уңай хисләр чараның төп бүләге булды.
9нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм үсешләрендә тайпылышлары булган балалар өчен, «Күңел җылысы» циклыннан «Минем «Мин»нең сере» дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балаларның эмоциональ торышын яхшырту, үз-үзеңә бәя һәм үз-үзеңә ышанычны арттыру.
Шөгыль барышында психолог профилактик, шулай ук тернәкләндерү (абилитация) күнегүләре үткәрде. Һәр бала үзенең индивидуальлеген белдерү, үз казанышлары белән уртаклашу мөмкинлегенә ия булды. «Мин» образы», «Мактау», «Учлар» арт-терапия күнегүләре хис-тойгыларны, фикерләрне, кәефне ачык чагылдыруга, катнашучыларның хәлен яхшыртуга, үз-үзеңә ышанычны арттыруга ярдәм итте.
Катнашучылар шөгыль ахырында «Минем казанышларым» проектын тәкъдим иттеләр.