25нче декабрь, җомга, 2020нче ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча күзәтчелек эшләре идарәсе бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыны буенча рейд оештырдылар.
Рейд барышында гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, ут һәм төзек булмаган электр приборлары белән җавапсыз эш итү нәтиҗәләре, яшәү өчен куркыныч туса, бинадан эвакуация кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде. Гаиләләргә шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән «Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү» дигән белешмәлек тапшырылды.
Мондый профилактик чаралар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның үз куркынычсызлыгына карата аң дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә.
24нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Балаларда куркынычсыз тәртип тәрбияләүгә юнәлтелгән профилактик чаралар кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы һәм ДАҺББУ «Казан медицина колледжы» волонтеры белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен «Имин Яңа ел» дигән төркемле шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар «Имин Яңа ел» медиа-презентациясе белән таныштылар, урамда, өйдә, интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту ситуацияләрен һәм кагыйдәләрен анализладылар, пиротехника әйберләрен кулланганда янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре белән таныштылар. Барлык катнашучыларга да бердәм 8800200122 Балалар ышаныч телефоны номеры һәм бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры турында белешмәлекләр тапшырылды.
Шөгыль ахырында катнашучылар «Кар бабай» дигән яңа ел эшләнмәләрен ясадылар.
24нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
«Игелек чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Казанның Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы аз җитешле һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Яңа ел тамашасын карадылар.
Театр актерлары балалар өчен Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында кызыклы интерактив программа, шулай ук «Әкият китабы» Яңа ел спектакле әзерләделәр.
Чара ахырында Кыш Бабай барлык катнашучыларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды. Очрашу балаларга уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.
23нче декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен «Минем йортым» дигән төркемле шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, рухи-әхлакый сыйфатлар һәм гаилә традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре, ата-аналар белән аралашулары, уртак вакыт уздыру, бәйрәмнәр, сәяхәтләр турында сөйләделәр.
Балалар «Хыялыбыздагы йортны төзербез» дигән иҗади биремдә актив катнаштылар. Алар төсле кәгазьдән һәм декоратив элементлардан ясалган йорт модельләрен-җылылык һәм йорт иминлеге символын әти-әниләренә бүләк итәчәкләр.
21нче декабрь, дүшәмбе, 2020нче ел
Яңа ел алдыннан Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаганнар өчен “Яшел ыгы-зыгы” дигән яңа ел чарасы үткәрделәр.
Балалар, дөньяда барыннан да бигрәк Яңа ел күңел ачуларын яратмый торган усал Гринч белән ярышып, мавыктыргыч квест катнашучылары булдылар. Балалар ярышларда, уеннарда, хәзинә эзләүдә катнаштылар, үзләре өчен яңа ел могҗизаларын ачтылар һәм, Гринчның усал йөрәген эретеп, аны бәйрәмгә сөенергә өйрәттеләр.
Чара Яңа ел бәйрәменең төп традициясе белән тәмамланды – балалар Кыш Бабайга үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм лаеклы рәвештә аннан яңа ел бүләкләрен алдылар.