11нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре иртә профориентация эше кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне балалары белән, “Манеж” Күргәзмәләр залындагы “Җиңүдә никадәр матурлык” күргәзмәсенә “Минем яшәвем” хәйрия фильм күрсәтүенә чакырдылар.
Әти-әниләр балалар белән Татарстан Республикасы президенты фонды һәм Ш. Х. Галиев исемендәге Татарстан Республикасы спорт музее экспонатлары белән танышудан, балачактан футболга гашыйк, бөек футболчы булырга хыялланган, Россия җыелма командасының атаклы тренеры булган малай турында фильм караудан күп уңай хисләр алдылар.
Шөгыльдә катнашу балаларда спортка кызыксыну, үзеңнең кадерле хыялыңа барудан һәм кыенлыкларга карамый, куйган максатларга ирешүгә ышаныч формалаштырырга ярдәм итте.
11нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы “Яшәү төсләре” циклыннан тренинг элементлары белән “Минем кыйммәтләремнең гербы” төркемле шөгыле уздырды. Шөгыльдә, социаль яраклашуда (психоэмоциональ кыенлыклар) авырлыклар кичерүче, 8-11 яшьлек 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Төркемле әңгәмә кысаларында балалар “кыйммәт” төшенчәсен, кыйммәтләр системасының кешенең уйларына, адымына, яшәү рәвешенә тәэсир итүен карадылар. Зинкевич-Евстигнееваның “Әкиятләр остасы” проектлы метафоралы карточкаларын кулланып, “Минем кыйммәтләремнең гербы” практик күнегүендә катнашканда һәр бала үзенең кирәкле яшәү кыйммәтләре спектрын тапты. Эшнең нәтиҗәләрен йомгаклаганда, шөгыльдә катнашучылар һәркем шәхси кыйммәтләр гербын ясаган булса да, аларның һәрберсендә яшәү һәм саулык, гаилә һәм якыннар, мәхәббәт һәм казанышлар кебек төшәнчәләр булуы турында нәтиҗәгә килделәр.
Тренинг элементлары белән төркемле шөгыль гармонияле һәм уңышлы шәхес формалаштыруга, позитив Мин – концепциясе һәм кыйммәтләр системасын булдыруга ярдәм итте.
9нчы июль, дүшәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре КФЭТУ КХТИ волонтерлары белән берлектә, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шулай ук яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Минем гаиләм-минем байлыгым” төркемле шөгыле уздырдылар.
Максат: гаилә гореф-гадәтләренә кызыксыну формалаштыру, гаиләдәге хокуклар һәм бурычлар турында белемнәрне киңәйтү, балаларда якыннарына карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар “Гаилә-ул кечкенә галәм” мини-әңгәмәсендә катнаштылар, анда гаиләләренең фотосын күрсәттеләр, һәм һәр гаилә әгъзасы турында сөйләделәр. Аннан соң балалар белән әкият терапиясе ысулын кулланып, вербаль һәм вербаль булмаган аралашуны, кагыйдәләр буенча эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән, “Төш”, “Бу кем, бел?”, “Дөрес-дөрес түгел”, “Тату гаилә” интерактив уеннары үткәрелде.
Шөгыль ахырында балалар КФЭТУ КХТИ волонтерлары белән “Минем гаиләм-минем таянычым” стена газетасын ясадылар.
Шөгыль үз гаиләсенә, аның гореф-гадәләренә кызыксыну формалаштыруга, якын кешеләргә ярату һәм ихтирам хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.
9нчы июль, дүшәмбе, 2018нче ел
“Безнең шәһәр” циклы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Үз шәһәреңне булдыр” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларны Казан шәһәренең тарихи һәйкәлләре белән таныштыру, кызыксынучанлык һәм иҗади мөмкинлекләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар Казанның истәлекле урыннары һәм символлары турында презентация карадылар, аннан соң үз шәһәрләренең модельләрен күперләр, һәйкәлләр, фонтан һәм скверлар белән “төзекләндерделәр”. Балалар шәһәрдә яшәүчеләр өчен кануннар уйлап чыгардылар, һәм аларны кануннар җыентыгына теркәделәр.
Шөгыль ахырында балалар ике командага бүленеп иҗади остаханәдә эшләделәр, пластилиннан шәһәр символын, төрле геометрик фигуралардан шәһәр гербын ясадылар.
9нчы июль, дүшәмбе, 2018нче ел
Балигъ булмаган балалар арасында күзәтүсез һәм караучысызлык профилактикасы максатыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре
“Шәхеснең үзоештыру чарасы буларак ишегалды уеннары” технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы шөгыль уздырдылар.
“Без бергә бердәм һәм җиңелүсез” төркемле шөгылендә, социаль авыр хәлдә булган гаиләләрдән, 7-14 яшьлек 12 балигъ булмаган бала катнашты. Шөгыльдә катнашучылар ике командага бүленделәр. Балалар рәхәтләнеп командада бердәмлек хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Төсләр” уенында катнаштылар, үзләреннән кечерәк балаларга алып баручының “капканына” эләкмичә уендагы аралыкны үтәргә ярдәм иттеләр. Балалар “Капчыкларда йөгерү”, “Дартс”, “Сикергечтә сикерү” уеннарында катнашып, җиңеллектә һәм төзлектә ярыштылар. “Мумия”, “Тупны кәрҗингә ыргыт” уеннарында катнашу өчен барысына да командада бердәмлек күнекмәләре һәм иҗади сәләтләре кирәк булды. Өлкәнрәк яшүсмерләр шөгыль ахырында үзләре кечерәк иптәшләре белән “Күз бәйләш”, “Чылбырлар” уеннарын уздырдылар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе” МКУнең мәдәният бүлеге Казан шәһәренең МББ БК белән берлектә хәйрия кино күрсәтү оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларда әти-әниләренә ярату һәм хөрмәт хисе тәрбиялиләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә гореф-гадәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбиялиләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларның һәм ата-аналарның бергә ял итүләрен оештыралар