19нчы июль, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре педагогик белем бирү эше кысаларында “Каршыга адым” циклыннан, бала-ата-ана мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр өчен, “Мин-ата-ана!” интерактив төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ышанычлы бала-ата-ана мөнәсәбәтләре формалаштыру, гаилә бәйләнешен ныгыту.
Балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары шөгыль барышында, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр формалашуга ярдәм итүче, “Сабый бала авызы белән”, Гафу үтенәм”, “Тоемлап” биремнәрен бергәләп башкардылар. Шөгыльнең иҗади өлешендә гаиләләр “Бәхетле гаилә” сынын ясау буенча иҗади тәҗрибәдә һәм биюле флэшмобта катнаштылар.
Шөгыль ата-аналарга үз балаларын яхшырак белергә, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, ата-аналар һәм балаларны берләштерергә ярдәм итте.
17нче июль, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, күпбалалы, азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән, “Бүген сәламәт яшәү рәвеше модада” циклыннана “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” төркемле шөгыле уздырдылар (профилактика эше).
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында “Сәламәтлек формуласы” интеллектуаль уенында катнаштылар, бу яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен киңәйтергә, шәхси үсеш өчен кирәклеген, яшьтәшләр коллективында һәм гаиләдәге шәхесара мөнәсәбәтләрнең уңышлылыгын аңларга ярдәм итте. Микрорайонның уен мәйданчыгында ишегалды уеннарын уздыру зарарлы гадәтләрне кабул итмәүгә күрсәтмә формалаштырырга, балаларны даими спорт белән шөгыльләнүгә кушарга ярдәм итте.
Шөгыльне оештыручыларның әйтүенчә, җәйге каникуллар вакытында балаларның ялларын мондый формада оештыру балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну һәм зарарлы гадәтләрне кабул итмәүне формалаштыралар.
18нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
“Безнең шәһәр” циклы кысаларында, Яңа Савиново гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы, “N шәһәре хезмәтләре” шөгылен уздырды, анда яшүсмерләр “Пиксель-Гранд” ясалган шәһәрендә хастаханә, янгын сүндерү часте, гадәттән тыш хәлләр хезмәте кебек учреждениеләр төзеделәр.
Шөгыльнең максаты: балаларның гадәттән тыш хәлләр, кешегә зыян салучы табигать күренешләре, экстремаль хәлләрдә үзеңне тоту күнекмәләре турында күзаллауларын ныгыту.
Шөгыльнең башлангыч этабында балалар төркемнәргә бүленеп, “Пиксель-Гранд” шәһәрендә хастаханә, янгын сүндерү часте, гадәттән тыш хәлләр хезмәтен төзеделәр.
Һәр команданың куркыныч хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләренең темасы булды. “Медицина” командасы җәрәхәтләнү, бәрелү, пешү, электр тогы белән яралану кебек темаларга кагылды. “Янгын часте” командасы – фатирда һәм иҗтимагый урында янгын чыкканда хәрәкәт. “ГТХ” командасы ураган, шторм, буран, яшен һәм шарсыман яшен турында кисәтү булганда үзеңне ничек тоту турында карадылар.
Шөгыль ахырында үзләренең һәм яңа алган белемнәренә таянып, катнашучылар листовка – белешмәлек ясадылар.
13нче июль, җомга, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тренинг элементлары белән “Интернет куркынычсызлыгы” төркемле шөгыле уздырды. Шөгыльдә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, 7-11 яшьлек 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Шөгыльнең максаты: катнашучыларны медиакиңлектә эшләү кагыйдәләре белән таныштыру, интернетны кулланганда физик һәм психологик сәламәтлеккә сакчыл караш формалаштыру.
Шөгыль башында катнашучылар “Интернетның файдасы һәм зарары” әңгәмәсендә катнаштылар, аның барышында төрле белем алу һәм күңел ачу мәгълүматларының аңлаешлыгы, хәбәрләр белән алмашуның тизлеге кебек медиа киңлекне куллануның уңай якларын аерып күрсәттеләр. Шулай ук интернет кулланганда килеп чыгарга мөмкин кыенлыкларны да билгеләделәр: караклык, троллинг, янап акча алу, мәгълүматның дөрес булмавы. Әңгәмәнең нәтиҗәсе буенча катнашучылар, интернет – бу ресурс һәм өстәмә мөмкинлекләр, ләкин аны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк дигән фикергә килделәр.
Челтәрдәге тәртип кагыйдәләре белән таныштыру өчен балигъ булмаган балаларга “Интернет: дус яки дошман” видеоролигын карага тәкъдим ителде. Алган материалны ныгыту өчен балалар белән “Вирус” һәм “Челтәр” интерактив уеннары уздырылды. Балаларга “Ничек ЧЕЛТӘРГӘ эләкмәскә? Интернет белән куллану кагыйдәләре” буклетлары тапшырылды. Шөгыль бер катнашучының компьютер белән эшләгәндә күзләргә гимнастика ясауны өйрәтү мастер-классы белән тәмамланды.
12нче июль, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре шәхеснең үзоештыру чарасы буларак ишегалды уеннары технологиясенә өйрәтү кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрнең әти-әниләре һәм балалары катнашуында, “Җәйге тамаша” спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну, иптәшлек хисләре тәрбияләү, виртуаль аралашуга алмаш - конструктив ял оештыра белү формалаштыру.
Чара “Тупны дустыңа бир” сәламләвеннән башланды, аннан соң сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен белүгә эстафета уздырылды.
Балалар чара барышында “Бәреп чыгаручы”, “Ашарга яраклы – ашарга яраксыз”, “Туңдыру”, “”Диңгез дулкынлана” хәрәкәтле уеннарында катнаштылар, тизлек, җитезлек, координация, командада эшли белүне үстерделәр.
Чара балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мотивация, аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда уңай тормыш мәнфәгатьләрен формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда кыйммәтләр системасын формалаштыра
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләгә, аның гореф-гадәләренә кызыксыну формалаштыралар, якын кешеләргә ярату һәм ихтирам хисе тәрбиялиләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре уртак иҗади эшчәнлек ярдәмендә Казан шәһәренә ярату хисе тәрбиялиләр