24нче июль, сишәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, иртә һөнәр сайлау буенча эш кысаларында, Флористика көненә багышлап, азҗитешле, күпбалалы гаиләләрнең социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалары өчен “Чәчәкләр Бәйрәме” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда табигатькә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, трансформация техникасы-табигать материалын флористика кул эшкәртмәләрендә куллану белән таныштыру.
“Чәчәкләр патшалыгында” күнегүе белән шөгыль башланып китте, аның барышында балалар “Флористика” илендә-могҗизалар һәм тылсым илендә булдылар, анда бары тик эшләргә, хыялланырга, уйлап табарга яратучылар гына керә ала. Анда керер өчен балаларга сорауларга дөрес җавап бирергә, тылсымлы табышмакларны отарга туры килде.
Шөгыльнең төп өлешендә балалар “Чәчәкләрне өйрәнәбез” видеоролигын карадылар, аннан соң флористик материалдан композицияләр һәм бәйләмнәр ясадылар.
Шөгыльнең бәйрәмчә булуын ягымлы музыка азсызыклады. Катнашучылар уңай хисләр һәм кәеф алдылар.
23нче июль, дүшәмбе, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Спортландиягә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда физкультура белән шөгыльләнүгә кызыксыну һәм яхшы мөнәсәбәт формалаштыру, спорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай караш үстерү.
Шөгыль барышында балалар белән спортның файдасы турында әңгәмә уздырылды, эчтәлекләре һәм аерымлыкларын ачыклап, төрле спорт төрләре турында рәсемнәр күрсәтелде, шулай ук балалар илебезнең спорт тормышы турындагы күзаллауларын киңәйттеләр.
Балалар шөгыль ахырында “Спортны белүчеләр” викторинасында катнаштылар, анда физик культура һәм спорт өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр.
26нчы июль, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, А. Г. Жиляева, Т. И. Палачеваның ишегалды уеннарына өйрәтү технологиясе кысаларында, “Дус кайгы килгәндә ташламый” спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, эмпатия һәм аралашу күнекмәләрен үстерү.
Чара “Утраучык”, “Елгалар-ярлар”, “Кулны кысып тот”, “Түмгәктән түмгәккә” командалы уеннары рәвешендә уздырылды, балалар анда бердәмлек, үзара ярдәмләшү, реакция тизлеген һәм иҗади фикерләүне күрсәттеләр. Бергә эшли белү, үзеңнең теләкләреңне гомуми кагыйдәләргә буйсындыра белү - социализация өчен кирәкле күнекмәләр.
Барлык катнашучылар уңай хисләр һәм күтәренке кәеф алдылар, шулай ук бүлекнең социаль хезмәтләрен алу тәртибе һәм шартлары турында буклетлар тапшырылды.
25нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен, “Эрмитаж - Казан “ Үзәгендә “Передвижники: 1871-1902г. г.” күргәзмәсенә хәйрия баруы оештырдылар.
Экскурсиядә катнашучылар рәсемнәр белән танышып, туган илебезнең тарихында булган язмышчан, борылыш моментлары турында тулы мәгълүмат алдылар. Гади кешеләрнең шәхси сыйфатлары передвижник-рәссамнарны үзенә караткан һәм халыкның тормышына битараф булмау аларның рәсемнәрендә чагылган.
Балалар һәм өлкәннәр беренче тапкыр Константин Савицкий, Иван Крамской, Исаак Левитан, Илья Репин, Николай Ге, Владимир һәм Константин Маковскилар, Василий Поленов, Иван Шишкин, Виктор Васнецов һәм шул чорның күп кенә атаклы осталарның эшләре белән таныштылар.
Музей заллары буенча экскурсия малайларга, кызларга һәм аларның әти-әниләренә патриотизм һәм үзләренең ватандашлары өчен горурлык хисе тоярга мөмкинлек бирде.
27нче июль, җомга, 2018нче ел
Киров районының өйдә социаль хезмәт күрсәту булеге белгечләре бүлектә хезмәт күрсәтүдәге сугыш ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне
Павлова Анна Лаврентьевнаны 101 яшь тулуы белән котладылар.
Анна Лаврентьевна 1917 елда Алексеевск районында туа. Гомере буе Ленин исемендәге Казан мех заводында эшләп, шуннан ук пенсиягә чыга.
Булек мөдире Анна Лаврентьевнага чәчәк бәйләме белән истәлекле буләк тапшырды.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның медиакиңлектә куркынычсыз тәртип күнекмәләре формалаштыра