27нче июль, җомга, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тормыш озынлыгындагы 2 сәгать” киноклубы кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, “Диңгез җиле” төркемле кинотерапевтик шөгыле уздырды.
Шөгыль “Лило һәм Стич” анимацияле фильмы буенча уздырылды. Мультфильмны карагач, балалар әңгәмәдә катнаштылар: ни өчен кешеләр әйләнә-тирәдәгеләргә карата көч күрсәтәләр һәм аларга үзгәрергә нәрсә ярдәм итә ала. Катнашучылар геройларның психологик портретларын төзеделәр, аланың уңай һәм тискәре якларын анализладылар.
Шөгыль, барлык баш геройларның мультфильм башында, ярату, кайгырту һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең аңлаулары җитмәү сәбәпле, агрессив һәм асоциаль булганнары турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Аларның үзгәрүләренә этәргеч булып гаиләләрен сакларга теләү булды. Бер-берләре турында кайгыртырга өйрәнеп һәм тырышып, баш геройлар эчке гармонияне табуга ирештеләр.
30нчы июль, чәршәмбе, 2018нче ел
“Иреклеләр-балаларга” VII Бөтенроссия акциясе кысаларында Бөтендөнья Дуслар көнендә, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Идел арты йолдызчыклары” театр-студиясе волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балалары өчен, уен формасында “Тугрылыклы дуслар” ишегалды мәйданчыгы оештырдылар һәм уздырдылар.
Чараның максаты: балаларда кешелеклелек, шатлык, дуслык мөнәсәбәтләре турында күзаллау формалаштыру, уңай эмоциональ теләк булдыру.
Балалар чара барышында уңай эмоциональ көйләү алдылар, танып белүле, өйрәтүче, күңелле уеннарда катнаштылар. Балалар “Кем кем белән дус” викторинасында катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, дуслыкның төп кануннарын атадылар.
Чараның ахырында катнашучылар бер-берләренә уңышлар теләделәр, бер-берләренә авыр минутларда ярдәм итәргә карар иттеләр, яхшы мөнәсәбәтләрнең кадерен белергә һәм сакларга сүз бирделәр-чөнки дуслык барлык байлыклардан да кыйммәтрәк.
25нче июль, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтендөнья дуслык көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы КДМУ волонтеры белән берлектә, “Төсле календарь” циклыннан, “Уйнап дус бул!” спорт эстафетасы уздырды.
Шөгыльнең максаты: балаларның ялларын актив уздыру, чыдамлылык, осталык, тизлек һәм иптәшлек булышлыгын үстерү.
Барлык катнашучылар да ике командага бүленделәр һәм күңелле эстафеталарда ярыштылар: бик зур толымнар үрделәр, бик яхшы снайперлар булдылар, үзләренең осталыкларын, көчләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр.
Шөгыльне уздыру кәефләренең яхшыруга, активлыкларын һәм аралашучанлыкларын күтәрүгә ярдәм итте.
23нче июль, дүшәмбе, 2018нче ел
Бөтендөнья Халыкара китлар һәм дельфиннар көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган, аралашуда авырлыклар кичергән гаиләләрдән, 6 балигъ булмаган бала өчен “Диңгездәге һәм океандагы кебек” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: толерант мөнәсәбәтләр формалаштыру, балигъ булмаган балаларның эмоциональ киеренкелеген салдыру, экологик тәрбия; экосистемалар турында кызыксынуларны һәм белемнәрне киңәйтүне активлаштыру, әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль “Диңгез сәяхәте” тематик өлешеннән башланды, аннан соң күрсәтмә материаллар кулланып “Диңгездә яшәүчеләр” уен-викторинасы уздырылды.
Төп өлештә балалар, гуманлы тәмамлануны таләп иткән, “Дельфин баласын коткарабыз” проблемалы ситуацияне уйнадылар.
Шөгыль ахырында катнашучылар дельфин һәм китларны саклау буенча, сенсор бүлмәдә ком модулен кулланып, эмблемалар уйлап таптылар.
Шөгыль катнашучыларга диңгездә яшәүчеләрнең кеше тормышындагы мөһим роле турында нәтиҗә ясарга, дельфин һәм китларның тормышыннан кызыклы фактлар белергә ярдәм итте.
20нче июль, җомга, 2018нче ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләр өчен, “Өмет” клубында “Ачык йөрәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар.
Балаларны хезмәттәшлеккә кору, уңай эмоциональ атмосфера тудыру өчен, катнашучыларга игътибарлылыкка “Зинһар өчен” күнегүе тәкъдим ителде, аның барышында балалар төркемне туплауның дәрәҗәсен ныгытып, бер-берсен сәламләделәр. Алар зур кызыксыну белән “Ягымлы сүзләр” уенын уйнадылар, анда күршеләренә карата күбрәк яхшы сүзләр әйтергә тырыштылар.
Балаларга һәм әти-әниләргә төсле кәгазьдән “Йөрәк” ясау буенча “Ачык йөрәкләр” мастер-классы ошады, аның барышында балалар үзләрен иҗади яктан ача алдылар. Һәр эш тә үзенчә аерым рәвештә башкарылган иде, бу балаларда иҗади уйлау, вак моториканы үстерегә, үзләрендә ышаныч арттырырга, дөньяны уңай кабул итүне формалаштырырга ярдәм итте.
Шөгыльдә катнашучылар уңай хисләр, яңа тәэсирләр алдылар һәм, гаилә интерьерын бизәр өчен, рәхәтләнеп үзләре ясаган үзенчәлекле эшләрен алдылар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре табигатькә эстетик һәм сакчыл караш тәрбиялиләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарталар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларны мәдәни байлыклар һәм илебезнең тарихы белән таныштыралар