23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, “Тормыш озынлыгындагы 2 сәгать” клубы кысаларында, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен, “Диңгез тормышы” төркемле кинотерапевтик шөгыле уздырды.
Шөгыль барышында, ата-аналарның балалары өстеннән аеруча нык кайгырту-күзәтүе кебек төп һәм бик мөһим проблеманы күтәрүче, “Немоны эзләгәндә” мультфильмы каралды һәм анализланды. Катнашучылар балаларның проблемаларына артык игътибар итү, алар өчен һәрвакыт курку ата-аналарның яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясавын билгеләделәр. Фикер алышу барышында, авыр сынаулар үткән һәм бер-берсенә ышанырга өйрәнгән, мультфильм персонажлары белән булган эмоциональ-психологик үзгәрешләргә аерым игътибар бирелде.
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча чаралар планы кысаларында һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан, Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, социаль хезмәт алучылар өчен туган якның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында документаль фильмнар күрсәтү оештырылды.
“Виртуаль туризм” инновацион социаль технологиясен куллану өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләрнең мәдәни күзаллауларын киңәйтеп кенә калмый, шулай ук аралашу, эмоциональ алышу, мәдәни-танып белү кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудырырга ярдәм итә.
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
«Өлкән буынны кайгырту һәм игътибар» Акциясе кысаларында, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара сервис колледжы волонтерлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучының фатирынь җыештыру оештырдылар. Ялгыз яшәүче коляскачы-инвалид шефлык ярдәмен рәхмәт белән кабул итеп кенә калмады, рәхәтләнеп яшьләр белән аралашты.
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
“Матрёшка” гаилә клубы “социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Гаилә иминлеге серләре” тренингы уздырды.
Тренинг башында бию-хәрәкәт терапиясе алымын кулланып гаиләләр белән, һәр катнашучының җаваплы позициясен үстерүгә һәм партнер белән хәрәкәтләрнең яраклаштырылуына юнәлдерелгән, хәрәкәтле күнекмәләр ясалды. Аннан соң һәр гаиләгә шәхси һәм гаиләдәге һәр кешенең вазифасы, шул исәптән мөмкинлекләреннән чыгып балаларның да, язылган исемлек төзергә һәм иҗади рәвештә, һәрберсе үз вазифасын башкара торган, гаилә моделен башка катнашучыларга күрсәтергә тәкъдим ителде.
Тренингта катнашу гаилә әгъзаларына гаилә иминлеге өчен һәрберсенең гаилә мөнәсәбәтләрендә әһәмиятле һәм җаваплы икәнен аңларга ярдәм итте.
22нче август, чәршәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен билгеләү алдыннан Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы һәм мәдәни оештыручысы, социаль хезмәт алучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Төсле календарь” циклыннан “Дан тот, Татарстан!” шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: патриотик тәрбия, балаларның дәүләт символикасы, гореф-гадәтләр һәм республиканың мәдәни кыйммәтләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Балалар шөгыль барышында Татарстанның тарихы, географиясе һәм милли гореф-гадәтләр турында викториналарда катнаштылар. Аннан соң татар халык уеннарында катнаштылар, үзләренең әби-бабайларының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышып, вакыт эчендә “сәяхәт ясадылар”.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның урамда иминлек кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыралар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Россиянең хәрби даны көнендә өйдә социаль хезмәт алучыны котладылар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Россия байрагы” әңгәмәсе уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерәләр