24нче август, җомга, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү чаралары планы (“юл картасы”) кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Балаларның киләчәге безнең кулларда” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: ата-аналарга балигъ булмаган балалар өчен мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәренең куркынычы, ашыгыч психологик ярдәм хезмәте буларак “Балаларның ышаныч телефоны” булуы турында белдерү.
Зурларга акция барышында Казан шәһәренең балаларга һәм яшьләргә социаль һәм психолого – педагогик хезмәт күрсәтүче үзәкләрнең контактлы номерлары белән “Ышаныч телефоны”, “Интернет челтәрендәге капкын” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
24нче август, җомга, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм мәдәни оештыручысы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Туган төбәк” интерактив шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрне һәм күзаллауны киңәйтү, балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында республиканың тарихы һәм гореф-гадәтләре турындагы “Татарстан Республикасы” викторинасында катнаштылар, аннан соң “Казан-Татарстанның башкаласы” видеоролигын карадылар, Татарстан Республикасының дәүләт гимнын тыңладылар һәм татар халык уеннарында катнаштылар.
Шөгыль татар милли ашы - чәк-чәк белән чәй эчеп тәмамланды.
24нче август, җомга, 2018нче ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән,“Барысы да гади” иҗтимагый автор проекты кысаларында йомгаклау чарасы уздырылды. Проектның баш координаторы авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, 2013нче елгы Европа Чемпионы, 2013нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада байрак йөртүче Хомяков Дмитрий Олегович булды.
Проект кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен футбол, баскетбол һәм кроссфит буенча “Максимус” фитнес үзәгендә шөгыльләр булды.
Йомгаклау чарасында катнашучыларга спорт шөгыльләренең иң ачык мизгелләре сурәтләнгән видеоколлаж күрсәтелде. Балалар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә шулай ук йөзү, бокс һәм җиңел атлетика юнәлешендә шөгыльләр уздырылуга өмет белдерделәр.
“Барысы да гади” проектында катнашучыларның барысы да мактаулы дипломнар белән бүләкләнделәр.
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркомания профилактикасы” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче, шул исәптән яшьтәшләре белән конфликтлары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Минем сайлавым” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекнең үз тәртибенә һәм гамәлләренә бәйле булуын аңларга ярдәм итү.
Балигъ булмаган балаларның психологик актив матдәләрне куллануга мөнәсәбәтен ачыклау өчен “Бәхәсле раслаулар” интерактив уены уздырылды. Аннан соң балаларга “Гомуми эш” иҗтимагый оешмасының “Хәйлә серләре. Тәмәке” фильмы күрсәтелде, соңында фикер алышу рәвешендә заралы гадәтләрнең негатив нәтиҗәләре тикшерелде. “Кире кагу” психологик уены катнашучыларга сайлау очрагында үз-үзләрен ышанычлы һәм дәлилле тоту күнекмәләрен формалаштырырга булышты.
Шөгыл балигъ булмаган балаларның бәйлелек проблемасы турында мәгълүматларын арттыру, сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыруга ярдәм итте.
23нче август, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Яшьләрне патриотик тәрбияләү кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре квест рәвешендә, шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итүгә багышланган, “Шәһәр буенча экскурсия” интерактив чарасы уздырдылар.
Катнашучылар – социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары.
Балалар, Казан шәһәренең истәлеклк урыннары булган: Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Миллениум күпере, Г. Тукай скверы, Татарстан Республикасы Милли музее квест станцияләрен уздылар. Балалар һәр станциядә бу архитектур төзелмәнең тарихы, төзелеш үзенчәлекләре, легенда һәи риваятьләре белән таныштылар, кызыклы биремнәр үтәделәр, тематик кроссвордлар, шифровкалар, ребуслар чиштеләр, пластилиннан Казан Кремле архитектурасын яңадан торгызуда катнаштылар.
Шөгыль балаларга Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы турында яңа белемнәр алырга, безнең төбәкнең тарихы өчен горурлык һәм республиканың бай мәдәни мирасын саклауга җаваплылык хисләре формалаштырырга мөмкинлек бирде.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен төркемле кинотерапевтик шөгыль уздырды
- Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә туган якның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында документаль фильмнар күрсәтү оештырылды
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Өлкән буынны кайгырту һәм игътибар» хәйрия Акциясе оештырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаилә кыйммәтләрен ныгыталар