27нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия киносы көненә туры китереп “КиноГид” квест-уенын уздырдылар.
Чараның максаты: Россия һәм Совет кинематографы тарихы белән таныштыру, Россия һәм Совет кинематографы үсешенә зур өлеш керткән ватандашларга карата горурлык, хөрмәт хисе тәрбияләү.
Чара барышында балигъ булмаган балалар белән Россия һәм Совет кинематографы турында әңгәмә уздырылды. Төрле биремнәр һәм сынаулар үтеп, балалар нинди кино жанрлары булуын белделәр, үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар, үзләренең “Детектив” жанрында кыскаметражлы фильмнарын төшерделәр һәм сценаристка аңа исем табарга булыштылар. Балалар рәхәтләнеп биремнәрне үтәделәр, ә соңында аларны сценаристтан баллы сюрприз көтә иде.
27нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы һәм социаль хезмәт алучы волонтерлар белән берлектә, Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында “Татарстан- минем туган ягым!” бәйрәм урам шөгыле уздырдылар.
Максат: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, үз Ватаныңны ярату хисе, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләү.
Шөгыль башында балалар уен формасында туган Республикаларының төзелү тарихы белән таныштылар. “Мин беләм...” уен-викторинасы балаларга шәһәрләрне, елгаларны, мәдәни мирас корылмаларын, Татарстан Республикасының горурлыгы булган аерым сәнәгать оешмаларын белүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Командалар зур дәрт белән спорт эстафетасында, “Түбәтәй” бәйгесендә ярыштылар. Аннан соң волонтерлар катнашучыларга “Аква-грим” техникасында безнең републиканың символын - канатлы барсны ясарга булыштылар.
Чара танылган татар композиторларының матур көйләре һәм дәртле фольклор музыкасы белән алып барылды.
Командаларга баллы бүләкләр тапшыру белән чара тәмамланды.
27нче август, дүшәмбе, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең “Кызыксынулар планетасы” клубында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Казан сувениры” шөгыле уздырылды.
Шөгыльнең максаты: Идел буе халыкларының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Балалар кызыксыну белән татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, борынгы Болгар шәһәре, Идел буе халыкларының милли киемнәре турында танып белүле “Милли әйлән-бәйлән” видеофильмын карадылар, татарларның милли киемнәренең төп һәм бизәнү әйберләре белән таныштылар. Бизәкле тиредән “читек” тегү технологиясе турындагы сюжет балаларда аерым кызыксыну тудырды.
Практик өлешендә балаларга “Курчакны киендер” уены тәкъдим ителде. Балалар фетрдан милли татар киеменең төп өлешләрен: күлмәк, калфак, түбәтәй, камзулны кистеләр һәм курчакны киендерделәр.
Балалар ясаган эшләр “Казан сувениры” стендында урнаштырылды.
24нче август, җомга, 2018нче ел
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Казан-Идел буе гәүһәре” уен-викторинасы уздырдылар.
Чараның максаты: ватанпарвәрлек, үзеңнең туган шәһәрең һәм республикаң өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Уен барышында балалар Казан шәһәренең тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар, шәһәрнең килеп чыгуы турында легенданы белделәр, Казан- матур турында җыр җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бәйрәм бәйләме ясадылар, агачны тылсымлы тасмалар белән бизәделәр һәм теләкләр теләделәр.
Балалар уңай хисләр, туган шәһәрнең тарихы һәм истәлекле урыннары турында яңа белемнәр алдылар.
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналарга балигъ булмаган балалар өчен мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәренең куркынычы турында белдерәләр
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан “Туган төбәк” интерактив шөгыле уздырдылар
- Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә “Барысы да гади” иҗтимагый автор проекты кысаларында йомгаклау чарасы уздырылды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыралар