28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
ВЛКСМның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТР ДБКУ “Татаркино” белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Мин булмасам, кем?” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек тәрбияләү, балигъ булмаган балаларны безнең илебезнең тарихы белән таныштыру, актив тормыш позициясе формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында ВЛКСМны оештыру тарихы белән таныштылар, сугыштан соңгы елларны комсомолецларның ил тормышында актив катнашканнары турында белделәр, интерактив уенда тарихны белүләрен күрсәттеләр һәм Советлар Союзы батырларын искә төшерделәр.
ТР ДБКУ “Татаркино”да күрсәткән “Республика Шкид” фильмы балаларда аерым кызыксыну уятты.
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
“Матрешка” гаилә клубы” социаль проекты кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр һәм аларның балигъ булмаган балалары өчен, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Гореф-гадәтләр. Гаиләдә ял көне” тренингы уздырды.
Тренинг гаиләдәге мәгънәле гореф-гадәтләрне әһәмиятле итәргә һәм ныгытырга юнәлдерелгән.
Катнашучылар тренинг барышында гаиләдәге гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, аларны башка гаиләләр белән символик хәрәкәтләр рәвешендә бүлештеләр, соңыннан уртак гаилә гореф-гадәтләре бию флешмобында кушылдылар. Аннан кала ял көне алдагы уку һәм эш атнасы өчен мөһим көн, шуңа күрә тренинг ахырында катнашучылар тынычлану күнекмәләренә өйрәнделәр.
Гаилә әгъзаларына тренинг гаилә кыйммәтләренең әһәмиятлелеген аңларга, берләшергә, уңай энергия белән корылырга, үзрегуляция күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.
28нче август, сишәмбе, 2018нче ел
Белем көне алдыннан Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Хисләр салават күпере” шөгыльләр циклы кысаларында сенсорлы бүлмәнең интерактив тирәлегендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен “Кит, сагыш, кит!” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ халәтне гармонияләштерү, үзрегуляция күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрне үстерү.
Шөгыль барышында балалар кызыксыну белән кыска метражлы “Ох һәм Ах” мультфильмын карадылар, геройларның гамәлләрен тикшерделәр, кызыклы “Тылсымлы урындык” рольле уенында үзләренең хисләрен көйләргә өйрәнделәр.
Ахырда балалар рәхәтләнеп үзләренең кәефләрен төсле смайликлар ясап белдерделәр.
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган инвалид өчен, «Күптөрле Казан» видеоэкскурсиясе уздырды. Компьютер мөмкинлекләре ярдәме белән 68 яшьлек коляскачы-инвалид үз күзләре белән Казанда булган үзгәрешләрне: Казанка ярының, тимер юл вокзалы тирәсенең тәртипкә китерелүен, Меңьеллык мәйданын, башкаланың ничек күпкатлы яңа йортлар исәбенә күккә ашканын күрде. Социаль хезмәткәргә туган шәһәренең үзгәрешен күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп, ветеран киләчәктә республика буенча видеоэкскурсия уздыруга өмет белдерде.
29нчы август, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия Белем көнен бәйрәм итү алдыннан Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Төсле календарь” циклыннан “Белем иленә сәяхәт” танып белү шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: мәктәпкә уңай караш формалаштыру, психологик сәламәтлекне ныгыту, социаль һәм мәктәп дезадаптациясе профилактикасы.
Шөгыльдә катнашучылар төрле станцияләр үттеләр, аларда төрле биремнәр үтәделәр һәм игътибарлылык, җаваплылык, җитезлек кебек яңа уку елында кирәк булачак күнекмәләрне үстерделәр. Һәр станциядә балалар вагончыклар алдылар, аларны бирем үтәгәндә алган күнекмәләре белән тутырдылар. Ә иң соңгы станциядә алар баш вагонны алдылар, анда уңышлы уку өчен кирәкле төп осталык язылган - үз-үзеңә ышаныч!
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз Ватаныңны ярату һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбиялиләр
- Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
- Белем көне һәм VII Бөтенроссия “Иреклеләр-балаларга” акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы “Фәннәр иленә сәяхәт” төркемле шөгыле уздырды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Л. Н. Толстойның 190-еллыгын бәйрәм итү алдыннан балигъ булмаган балалар өчен “Мин яңадан Лев Толстойны ачам” төркемле шөгыле уздырдылар