Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   2нче февраль, сишәмбе, 2021нче ел

   Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән профилактик эш кысаларында «Татар һәм рус халыкларының мәкальләре һәм әйтемнәре» дигән квест-уен үткәрделәр.

   Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, актив гражданлык позициясе, бердәмлек, Ватаныбызга, туган телебезгә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү.

   Чара «Әйт, бу нинди халык мәкале? » дигән уен күнегүләре белән башланып китте, ул балаларны төркемдә уртак эш алып барырга көйләде, шулай ук бер-берсе белән танышырга ярдәм итте. Квест-уенның «Мәкальне төгәллә» биреме ассоциатив фикерләүне үстерүгә генә түгел, ә үзаңны үстерүгә, «Буталчык» уены – күзәтүчәнлекне, игътибарны, киң фикерләүне, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.

   Шөгыль ахырында катнашучылар татар милли баш киеме ясау буенча «Түбәтәй» иҗат эшен башкардылар.

фото-1