29нчы гыйнвар, җомга, 2021нче ел
#ПушкинРоссияКиләчәге #проектРоссияКиләчәге
2021нче елның гыйнварында «Киләчәк» рухи-әхлакый бердәмлек үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы «Россия киләчәге» иҗтимагый проекты кысаларында дистанцион форматта «Пушкин һәм Россиянең киләчәге» гомуммилли Бәйге – Ассамблеясе үткәрде. Бәйге үзенең тавышы, чыгышлары белән балалар күңелендә А. С. Пушкинга тиңсез мәхәббәтне кабызган уникаль нәфис сүз остасы Полозова Людмила Андреевна истәлегенә багышлана. Бәйгедә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар катнашты.
Бәйгенең максаты: балаларга үз талантларын ачарга, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү.
Бәйгедә Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты:
- 1-4нче сыйныф укучылары өчен «Яхшылык» номинациясендә конкурс материаллары өчен А. С. Пушкин әкиятләре сайланды
- 5-8 сыйныф укучылары өчен «Матурлык» номинациясендә бәйге материалы булып шагыйрьнең табигать һәм дөнья матурлыгы һәм гармониясе белән сокланган шигырьләре хезмәт итте.