Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   27нче гыйнвар, чәршәмбе, 2021нче ел

   Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль патронаж кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча уртак рейд уздырдылар.

   Янгын куркынычсызлыгы максатыннан гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы чараларын саклауның мөһимлеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. «Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга» дигән белешмәлек тапшырылды, шулай ук автомат янгын хәбәрчеләре (АПИ) урнаштырылды. Уртак рейдлар янгын чыгу куркынычын кисәтергә мөмкинлек бирә, шәхси куркынычсызлыкка җаваплы караш формалаштыра.

фото-1

фото-2