Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   26нчы гыйнвар, сишәмбе, 2021нче ел

   Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган бала белән сенсор бүлмәсе җиһазларын кулланып «Ком фантазиясе» дигән индивидуаль шөгыль үткәрелде.

   Чараның максаты: уртак эшчәнлек ярдәмендә коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итү һәм үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт урнаштыру.

   Шөгыль барышында «Юл төзибез» дигән сюжетлы уен кулланылды, аның нәтиҗәсендә эмоциональ контакт урнаштыру һәм баланың эмоциональ-шәхси үзенчәлекләрен ачыклау мөмкин булды. Аннан соң арт-терапия техникасы ярдәмендә эмоциональ халәтне ныгытуга һәм коммуникатив компетентлыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Комдагы бизәкләр», «Без дөнья төзиячәкбез» күнегүләре үткәрелде.

   Шөгыль ахырында эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен «Тылсымлы ил» релаксациясе үткәрелде.

фото-1