Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   15нче гыйнвар, җомга, 2021нче ел

   Медиакуркынычсызлык нигезләрен формалаштыру эше кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Кеше мәгълүмат дөньясында» дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Һава шартларына бәйле шөгыль онлайн-форматта видеоэлемтә программасын кулланып узды. Интерактив очрашу кысаларында балалар викторинада катнаштылар: тематик ребуслар, табышмаклар чиштеләр һәм интернет челтәрендә куркынычсызлык турында сорауларга җавап бирделәр. Очрашу нәтиҗәләре буенча, катнашучылар Интернет кулланучылар өчен зур мөмкинлекләр ача дигән нәтиҗәгә килделәр: яңа белемнәр, аралашу һәм күңел ачу, ләкин барлык кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән шартларда гына.

   Шөгыльнең теоретик өлеше тәмамлангач, балалар, аралашу һәм укыту өчен, интернет мөмкинлекләрен конструктив файдалануның гамәли мисалы сыйфатында иҗат эшләрен башкарып, пластилинография буенча мастер-класста катнаштылар.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4