Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   12нче гыйнвар, сишәмбе, 2021нче ел

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе ярдәмендә хәйрия нигезендә балигъ булмаган балалары булган социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен «Мотор» сәламәтләндерү үзәгенә шугалакка бару оештырдылар.

   Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен һәм актив гаилә ялын популярлаштыру, балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау.

   Актив кышкы ял организмны сәламәтләндереп кенә калмыйча, күп кенә уңай хисләр һәм кичерешләр дә китерә. Гаиләләр шугалакка бушлай бара алдылар, рәхәтләнеп тимераякта шудылар, уеннар уйнадылар һәм саф һавада аралаштылар.

   Белгечләр билгеләп үткәнчә, ялны бергәләп үткәрү гаиләдә ышанычлы балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә.

фото-1

фото-2