Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   11нче гыйнвар, дүшәмбе, 2021нче ел

   Россиядә Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәмендә Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалы гаиләләр өчен, Казан зооботаника бакчасына бару оештырдылар.

   Чараның максаты: гаилә ялын оештыру, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, экологик тәрбия, әйләнә-тирә дөньяга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

   Казан зооботаника бакчасы – Россиядә иң борынгы зоопарк һәм Европада иң борынгы зоопаркларның берсе. Анда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр тәкъдим ителә. Балалар төрле континентларда яшәүче хайваннарны күрделәр. Аларга арысланнар белән вольерга һәм маймыллар белән павильонга бару нык тәэсир итте. Балалар истәлекле фоторәсемнәр ясадылар. Кунакларның барысына да Татарстан Республикасы халкы горурлана торган яңартылган зооботсад ошады.

   Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтә, табигатькә һәм хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә, ә ата-аналарның һәм балаларның бергәләп вакыт үткәрүе балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5