Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   24нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   Балаларда куркынычсыз тәртип тәрбияләүгә юнәлтелгән профилактик чаралар кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы һәм ДАҺББУ «Казан медицина колледжы» волонтеры белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар өчен «Имин Яңа ел» дигән төркемле шөгыль уздырдылар.

   Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.

   Шөгыль барышында балалар «Имин Яңа ел» медиа-презентациясе белән таныштылар, урамда, өйдә, интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту ситуацияләрен һәм кагыйдәләрен анализладылар, пиротехника әйберләрен кулланганда янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре белән таныштылар. Барлык катнашучыларга да бердәм 8800200122 Балалар ышаныч телефоны номеры һәм бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры турында белешмәлекләр тапшырылды.

   Шөгыль ахырында катнашучылар «Кар бабай» дигән яңа ел эшләнмәләрен ясадылар.

фото-1

фото-2

фото-3