Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   11нче декабрь, җомга, 2020нче ел

   2020 елның октябрендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ тарафыннан «Туган якка сәяхәт» дигән видеороликлар бәйгесе үткәрелде.

   Бәйгенең максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарны туган як тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү, патриотик аңны арттыру.

   Видеоэшләр экспертлар тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: тематикага туры килү, эчтәлекнең тирәнлеге, оригинальлек һәм образларның чагылышы.

   Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган Сөнгатуллин Азат бәйгедә катнашты, ул тамашачыларга дөньяның 40 егыла торган манарасы исемлегенә кергән Сөембикә манарасы турында риваятьләрнең берсен сөйләп бирде. Фильм Казанның тарихи үзәгендә берничә локациядә: Игенчеләр сарае мәйданында, Казан Кремле территориясендә, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете янында барды.

   Фильм Казанның тарихи үзәгендә берничә локациядә: Игенчеләр сарае мәйданында, Казан Кремле территориясендә, Сөембикә манарасы янында, Кол Шәриф мәчете янында, Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда төшерелде.

   Азат Сөнгатуллин катнашындагы ролик ачык, үзенчәлекле һәм сәнгатьле булуы белән аерылып торды, аңа жюри 1нче урын бирде! Азатны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз, укуында уңышлар һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5