Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   9нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел

   Инвалидлар декадасы кысаларында «Казанның 142нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәбе» ДБББУ базасында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәдәни оештыручысы белән берлектә, социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнар өчен «Бер шедевр тарихы» дигән төркемле интерактив шөгыль үткәрделәр.

   Чараның максаты: катнашучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү, шәхси потенциалын ачу.

   Шөгыль барышында балалар «Туган якның мәдәни мирасы»дигән квест-сәяхәт кылдылар. Квест биремнәрен үтәп, Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәниятен белүләрен, зирәклек, реакция тизлеген күрсәттеләр, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, спорт бәйгеләрендә катнаштылар.

   Яхшы кәеф һәм уңай хисләр чараның төп бүләге булды.

фото-1

фото-2

фото-3