Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   9нчы декабрь, чәршәмбе, 2020нче ел

   Инвалидлар декадасы кысаларында Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм үсешләрендә тайпылышлары булган балалар өчен, «Күңел җылысы» циклыннан «Минем «Мин»нең сере» дигән төркемле шөгыль үткәрде.

   Шөгыльнең максаты: балаларның эмоциональ торышын яхшырту, үз-үзеңә бәя һәм үз-үзеңә ышанычны арттыру.

   Шөгыль барышында психолог профилактик, шулай ук тернәкләндерү (абилитация) күнегүләре үткәрде. Һәр бала үзенең индивидуальлеген белдерү, үз казанышлары белән уртаклашу мөмкинлегенә ия булды. «Мин» образы», «Мактау», «Учлар» арт-терапия күнегүләре хис-тойгыларны, фикерләрне, кәефне ачык чагылдыруга, катнашучыларның хәлен яхшыртуга, үз-үзеңә ышанычны арттыруга ярдәм итте.

   Катнашучылар шөгыль ахырында «Минем казанышларым» проектын тәкъдим иттеләр.

   

фото-1

фото-2