Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

   4нче декабрь, җомга, 2020нче ел

   Инвалидлар декадасы кысаларында Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ситуатив-шәхси аралашу күнекмәләрен, акыл эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән «Бергә булдырырбыз» дип исемләнгән уенлы шөгыль үткәрде.

   Чараның максаты: балаларга белем бирү мохитендә адаптациягә һәм социальләшүгә комачаулаучы кичерешләрне җиңәргә ярдәм итү.

   Шөгыль сенсор бүлмәсендә үткәрелде, бу балаларга иркенләп урнашырга, үзара хезмәттәшлектә ачыклык, танып-белү эшчәнлегендә активлык күрсәтергә мөмкинлек бирде. «Йорт төзибез» уены иҗади сәләтләрне, фикерләүне, уйлап табучанлыкны һәм пространстволы хыялны үстерүгә ярдәм итүче мавыктыргыч процесска әйләнде. Психолог өчен –үсешнең иң проблемалы өлкәләрен ачыклау, аларга стимуллаштыру йогынтысын җибәрергә кирәкле диагностика өчен материал булды.

   Ком терапиясен куллану балаларга әкият дөньясына чумарга һәм үзләрен тылсымчылар итеп тоярга мөмкинлек бирде. Ком белән рәсем ясау үзләрен иҗади күрсәтүгә, эмоциональ өлкәне гармонияләштерүгә ярдәм итте.

фото-1